Бүген Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан шәһәрнең 8нче мәктәбендә «Туган телем — иркә гөлем» дигән матур чара узды.
Чара барышында укучылар мәдәни төрлелек атмосферасына чумдылар, ЮНЕСКО тарафыннан дөнья халыкларының тел һәм мәдәни мирасын саклау өчен оештырылган бәйрәмнең тарихы турында белделәр.
Чара кысаларында укучылар туган телләрендә шигырьләр укыдылар, үз традицияләренең матурлыгын һәм байлыгын күрсәттеләр, халык әкиятләре мотивлары буенча театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, биюләр башкардылар. Шулай ук татар, рус, чуаш һәм башка телләрдә мәдәниятләрнең бердәмлеген һәм төрлелеген ассызыклаган җырлар яңгырады.