19 февральдә 73нче янгын сүндерү бүлеге волейболчылары командасы КФК-2 беренчелеге кысаларында волейбол буенча ярышларда мактаулы 2нче урынны яулады.
Турнир «Татарстан Республикасы буенча ФПС ДП идарәсе» ФДБУ Әлмәт филиалы ФПС ДПС отрядының 15 командасын берләштерде.
Спортчылар матур, мавыктыргыч һәм нәтиҗәле уен күрсәттеләр. Дустанә атмосферага карамастан, мәйданчыкта дәрт һәм сәламәт көндәшлек рухы хөкем сөрде - һәр катнашучы ахырга кадәр көрәште. Һәр матч хис-кичерешләр, интрига һәм алдан фаразланмаучанлык белән тулы иде.
73 нче янгын сүндерү часте командасын лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!