«Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе эшен оештыру буенча Нурлат муниципаль районы Башлыгы ярдәмчесе вазыйфасына Ксения Логинова билгеләнде.
Ксения Сергеевна 1997 елда Нурлат шәһәрендә туган. Югары белемле, Мәскәү сәнәгать университетын тәмамлаган, шулай ук педагогик урта һөнәри белемгә ия. Элегрәк РФ гражданлык авиациясендә эшләгән. 2019 елда район мәдәният бүлегендә эшлщп алган. Гомуми эш стажы 8 ел