Республикада «Гасырлар кайтавазы» генеалогик тикшеренүләр конкурсы старт ала

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Конкурста катнашуга гомуми белем оешмаларының 1-11 сыйныф укучылары, һөнәри белем бирү оешмаларында 18 яшькә кадәрге укучылар һәм 18 яшьтән алып физик затлар чакырыла. Конкурска 5 яшь категориясендә эшләр ике телдә: татар һәм рус телләрендә кабул ителә.

Муниципаль этапка конкурс эшләре Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге тарафыннан кабул ителә – 2025 елның 18 апреленә кадәр.

Җиңүчеләрнең конкурс эшләрен республика этабына җибәрү -2025 елның 30 апреленә кадәр.

Конкурс турында төгәлрәк мәгълүматны 8/84345/2-07-12 номеры буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International