Нурлатта быел беренче тапкыр шахматчы хатын-кызлар беренчелеге уза.
Шәһәрдәшебез Ләйсән Мөгътәсимова нефть тармагында эшли. Эштә һәм өйдә мәшгуль булуына карамастан, аның гаиләсе бар, ул шахмат өчен дә вакыт таба – «Дебют» шахмат клубына йөри, осталыгын арттыра, чакыруны бик теләп кабул итә һәм хатын-кызлар арасында беренчелектә катнаша.
- Шахмат белән ирем Илдар белән улым Әмир дә мавыга. Каенанам Галия Вазыйховна балаларны һәм хатын-кызларны шахмат уйнарга өйрәтә. Һәм мин алардан калышырга теләмим, шуңа күрә шахмат уенының серләренә төшенергә булдым. Еш кына кичләрен гаиләдә шахмат турнирлары оештырабыз. Беренчелектә катнашып, мин илһам, энергия алам, яңа кызыклы кешеләр белән танышам, – ди ул.
Шахмат белән кызыксыну 2нче мәктәпнең 8а сыйныфы укучысы Чулпан Касыймованы да беренчелеккә алып килде. Кыз 9 яшеннән шахмат уйный, ул иң яшь катнашучы.
Миңа бик ошый. Монда конкуренция югары. Галия Вазыйховна, Җәмилә Миңрахмановна кебек тәҗрибәле шахматчы хатын-кызларга каршы уйнау, әлбәттә, җиңел түгел. Ләкин монда үзем дә бәяләп бетергесез тәҗрибә алам бит, – дип уртаклашты кыз.
Беренчелектә катнашучылар арасында төрле һөнәр вәкилләре бар – чәчтарашлар, нефтьчеләр, социаль Фонд белгечләре, шәхси эшмәкәрләр, пенсионерлар.…
Катнашучыларның күпчелеген эшләүче хатын-кызлар тәшкил итүгә карамастан, алар һәр атна саен шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Мәдәният сараенда уза торган очрашуларга килергә мөмкинлек таба. Чөнки 9 мартка кадәр алар һәр катнашучы белән берәр уен уйнарга өлгерергә тиеш.
- Беренчелектә барлыгы 22 гүзәл зат катнаша. Дөресен генә әйткәндә, мондый санда катнашучыларны көтмәгән идек тә, – ди беренчелек инициаторы, «Дебют» шахмат клубы җитәкчесе Галия Мөгътәсимова. – Шуларның 13е - безнең клубка йөрүчеләр, алар «Король йөреше» турнирында да актив катнаша.
Нурлатта хатын-кызлар арасында шахмат буенча беренчелекне уздыру Галия Вазыйховна, районның иң тәҗрибәле шахматчы хатын-кызларыннан берсе Җәмилә Мингалиева һәм шахмат-шашка клубы җитәкчесе Олег Павловның уртак хыялы иде. Барлык оештыру мәсьәләләрен алар бергәләп хәл итәләр һәм беренчелекнең традициягә әйләнүен телиләр. Шахматта ир-атлар зур уңышларга ирешә дисәләр дә, хатын-кызлар аларга юл куярга җыенмый һәм моны исбатларга әзер.