Яңа буын идарәчеләр: Татарстанда СВОда катнашучылар өчен программа

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

«Батырлар. Татарстан Геройлары» проекты Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Геройлар заманы» федераль проектының төбәк аналогы булачак.

Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

"Хөрмәтле махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар! Республикабызның, илебезнең үсеше һәм алгарышы хакына сезнең җитәкчелек сәләтегезне һәм лидерлык сыйфатларыгызны ачуга юнәлтелгән  «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында актив катнашырсыз дип ышанам”.

Программаның төп максаты - ветераннар һәм СВО катнашучылары арасыннан перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү. Катнашучылар үзләренең күнекмәләрен һәм тәҗрибәләрен Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка мөһим өлкәләрдә тормышка ашыру мөмкинлеген алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International