Нурлат шәһәренең Мәдәният сарае директоры итеп Рөстәм Сәлахов билгеләнде

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Сәлахов Рөстәм Рамил улы - Нурлат муниципаль районы Советы депутаты.

Бүген Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев атналык планеркада яңа кадрлар билгеләнү турында игълан итте.  Нурлат муниципаль районы Советы депутаты Рөстәм Рамил улы Сәлахов шәһәр Мәдәният сарае директоры итеп билгеләнде.

Рөстәм Рамил улы Ульяновск шәһәрендә туган, Ульяновск аграр дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган, моңа кадәр «РИТЭК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International