Нурлатта «Җомга марафоны» узды

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

«Җомга марафоны» проекты Татарстан Ресрубликасы Рәисе каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм республика мөселманнарының Диния нәзарәте ярдәмендә «Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды җитәкчелегендә уза.

“Җомга марафоны" узган ел Рамазан аеның беренче көнендә старт алды. Проект кысаларында барлыгы 50 чара планлаштырылган. Проектның максаты-татар телен үстерү, халык белән хезмәттәшлектә ышанычны ныгыту. Татар теле динне саклау коралы булып тора, шуңа күрә вәгазьләр татарча башкарыла, без татарча аралашабыз, мастер-класслар үткәрәбез. Чаралар төрле яшь категориясендәге халык белән очрашу форматында уза. Спикерлар булып дин белгечләре чыгыш ясый”,-дип билгеләп үтте “Терәк-Опора" иҗтимагый файдалы хәйрия фонды идарәсе рәисе Мансур Хашимов.

Шәһәр Мәдәният сараеның кече залына мәчет каршындагы курсларда ислам нигезләрен өйрәнүче нурлатлылар, татар теле укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре, районның социаль-мәдәни оешмалары вәкилләре, шәһәр халкы җыелды.

Проект кысаларында тамашачылар алдында "Терәк-Опора” хәйрия иҗтимагый файдалы фонды директоры Илназ Гыйлемханов, Казан шәһәренең “Ал таң” мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин чыгыш ясады, вәгазь сөйләде. Марафонда катнашучылар Татарстанның халык артисты Мингол Галиев һәм Нурлат шәһәренең «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбе каршындагы «Илһам» ансамбленә (сәнгать җитәкчесе Роза Әхмәтҗанова) йөрүчеләрнең мөнәҗәтләрен рәхәтләнеп тыңладылар.

Татар телен, гореф – гадәтләрен, мәдәниятен, татар халкының рухи мирасын саклауга зур өлеш керткән нурлатлылар- «Сәләт» сәнгать мәктәбе педагогы Роза Әхмәтҗанова, Нурлат гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузалия Мостафина, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәге укытучысы Земфира Мортазина, ветеран укытучы Гөлсирә Мөхәммәтова «Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фондының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Аларга бүләкләрне фонд идарәсе рәисе Мансур Хашимов һәм Нурлат районы имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Руслан хәзрәт Фәрхетдинов тапшырды.

“Җомга марафоны" проекты татар телен, динне саклау өлкәсендә бик мөһим, зур әхлакый эш алып барыла. Бүген биредә төрле яшьтәге нурлатлылар җыелды, һәм әйдәп баручы дин белгечләренең вәгазьләре алар өчен бик файдалы булгандыр дип уйлыйм. Күпләр үзләрен борчыган сорауларга җавап тапты", - дип уртаклашты чарадан соң Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәге мөгаллиме Земфира Мортазина.

Нурлатлылар исеменнән җавап сүзе белән Нурлат гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузалия Мостафина чыгыш ясады.

"Мине хәзерге вакытта татар теленең язмышы бик борчый. «Терәк-Опора» иңтимагый файдалы хәйрия фонды оештырган мондый чаралар туган телебезне мәдәният, тарих һәм дин белән берлектә сакларга мөмкинлек бирә. Ышанам ки, бу юнәлештә эш дәвам итәр, һәм без киләчәктә тагын да күбрәк вәгазьләр ишетербез», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International