Быел Социалистик Хезмәт Герое, Октябрь районы район комитеты беренче секретаре Габбас Кыям улы Гыйматдиновның тууына 100 ел тулуга багышланган традицион ярышларда 2011-2013 елгы егетләр һәм кызлар катнашты. Келәмдә Татарстан Республикасының 17 районыннан 200дән артык яшь көрәшче үз осталыкларын күрсәтте.
Нурлат районы командасы гомуми зачет йомгаклары буенча мактаулы өченче урынны алды. Икенче урында – Азнакайның яшь спортчылары, беренче урында-Әлки районының яшь спортчылары.
Чара башланыр алдыннан барлык катнашучыларны Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин сәламләде. Ул билбау көрәше буенча беренчелектә катнашучыларның барысына да актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, Габбас Гыйматдинов истәлегенә багышлап үткәрелгән традицион ярышларның киләчәге зур булуына ышаныч белдерде. Быел беренчелек уеннары бишенче тапкыр узды.
Бүләкләү тантанасы мәртәбәле кунаклар катнашында узды. Беренчелектә җиңүчеләр һәм призерлар Татарстан Республикасы билбау көрәше Федерациясеннән, шулай ук Нурлат районы хакимиятеннән дипломнар, медальләр, кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата призлар алдылар.
Габбас Гыйматдинов белән күп еллар эшләгән Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре Роман Чахмахчев кайбер ярышларда катнашучыларны җиңүгә омтылулары өчен кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтте.