«Гаилә Аҗаган уеннары» традицияләр сагында: гаиләләр көч, зирәклек һәм иҗат өлкәсендә ярышты

2026 елның 29 мае, җомга

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль проекты кысаларында 2нче урта мәктәп базасында «Гаилә Аҗаган уеннары» Бөтенроссиякүләм уенының муниципаль этабы узды.

Чара Россиянең традицион рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм популярлаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, шулай ук буыннар арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән иде. Бу көнне гаиләләр дуслык, бердәмлек һәм Ватанга мәхәббәт атмосферасында берләште.

Ярышларда район мәктәпләреннән гаилә командалары катнашты. Һәр команда, Россия Федерациясе гаскәрләренең төрен сайлап, үз отрядын тәкъдим итте. Чараның программасы бай һәм күптөрле иде:

 

Квестлар-зирәклеккә һәм команда эшенә сынаулар. Спорт уеннары-физик әзерлекне тикшерү. Иҗади конкурс-иҗади сәләтләрне күрсәтү.

Командалар спорт биремнәрендә көч сынашып кына калмады,  хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын һәм Россия халыкларының бердәмлеген чагылдырган җырлар һәм шигарьләр башкарып, үзләренең сәләтләрен күрсәтте.

Ярыш йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын-Бакировлар гаиләсе (4нче урта мәктәп).

2 урын — Бикташовлар гаиләсе (1нче мәктәп)

3 урын — Шәкүровлар гаиләсе (3нче урта мәктәп).

Уенда шулай ук Гатиннар (1нче мәктәп), Әбҗәпбаровлар (2нче мәктәп), Фомичевлар (3нче мәктәп), Литта (8нче мәктәп), Воскобойник (9нчы мәктәп), Гатиннар (Нурлат гимназиясе) гаиләләре катнашты. Җиңүчеләр командасы төбәк этабында район исеменнән чыгыш ясаячак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International