«Ул безнең өчен бабай иде», - дип искә ала Габбас Гыйматдиновны Шәмсегаян Галәветдинова

2025 елның 2 феврале, якшәмбе

Ул безнең өчен бабай иде.

Гаиләбез елъязмасында районның легендар җитәкчесе Габбас Кыям улы Гыйматдинов үзенчәлекле урын алып тора.

17 яшеннән фронтка китеп, сугыш юлы үткән, армия хезмәтенә 8 ел гомерен биргән гаярь солдат, зур оештыру сәләтенә ия җитәкче, 9 бала атасы булган әтием Хәбибулла Хәмидулла улы Хәмидуллин өчен Габбас Кыям улы бер яктан зур җитәкче булса,  икенче яктан якын сугышчан дус иде.

Тормыш иптәше Наҗия апа белән алар, бигрәк тә җәй көннәрендә, Салдакайга еш килеп йөрделәр. Затлы кеше. Мәһабәт гәүдә, сөйкемле, күркәм йөз, дулкынланып торган коңгырт чәчләр, тутырып караган ягымлы караш. Ә үзе бик гади. Наҗия апа да буйчан, чибәр ханым. Гомумән, бик матур пар иде алар. Хәтерлим әле, без аңа бабай дип үстек. Нигә бабай дияргә кушкандыр әти? Районның иң данлыклы, абруйлы кешесе булгангадыр, мөгаен. Аннары исеме еш телгә алынмасын, гайбәт теленә кермәсен өчен дә булгандыр. Чөнки әтием дә бик зирәк, акыллы кеше иде.

Күп еллар үтсә дә, исемдә әле, әнием  тавык тутырып, бәлеш пешереп, мичнең ялкынында гына сап-сары юкалар пешереп, самавырлар алып урманга чыгалар. Саф һавада, урман чәчәккә төренгән вакытта да, көзге урманга да юллары төшә иде. Бабайның әнинең эремчек пәрәмәче белән итле бәлешен яратып ашаганын хәтерлим. Кыш көннәрендә тутырма ашарга килгәндә, сүзләре колакка керә. Бервакыт өлкәннәрнең сөйләшүен тыңладым. Әти белән алар бер-берсенә «малай» дип дәшәләр иде. Алар – кордашлар, үсмер чактан сугыш кичкән кешеләр һәм хезмәт батырлары да. Очрашканда исә эш турында түгел,  күбрәк ил азатлыгы өчен көрәшүләре турында сөйләшәләр, җан дусларын югалтуларын, аларны чит җирләрдә тиз-тиз казыган каберләргә салып калдыруларын, күз яшьләрен түккән ата-аналарны, ятимнәрне, толларны әрнеп искә алалар. Акыллы ил агалары хәзерге тыныч тормыш, киләчәкнең өметле булуы турында да сөйләшәләр. Наҗия апа әнинең 9 бала табып үстерүенә соклануын яшерми, уңганлыгына исе китә. Әтиләр үзләре дә аларда кунакта булалар. Ул вакытта карабодай сатуда сирәк була, әниләр бабайларда кара җимешле карабодай бәлеше ашап кайталар. Кайткач, “кунакчыл гаилә” дип рәхмәт әйтеп сөйләшәләр. Хәзер карабодай диюгә, шул заманнар искә төшә дә: “Файдалы булмаса, ашамас иде бабай", - дибез.

Авыл Советы рәисе булып эшләгән әтинең фидакарь хезмәтен хөкүмәтебез лаеклы бәяләде. 1970 елда «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнде. Чистай сәгать заводының исемле сәгатен йөртте. Барлык бүләкләре арасында иң кадерлесе, әлбәттә, Габбас Кыям улы Гыйматдинов бүләк итеп биргән Орлик кушаматлы акбүз аты иде. Ничек сөенгән иде әтием бу бүләккә! Гади крестьян гаиләсендә туып-үскән кешегә бик кадерле булгандыр ул. 1976 елда республикада беренчеләрдән булып авыл советына тапшырылган «Москвич» машинасыннан да кадерлерәк булмадымы микән әле ул аның өчен.

Бабайның бер килүендә әти минем тормыш иптәшем Фоатны да чакыртып алган. Агроном, мотоциклда йөри, кырдан гына... Тузанлы өс-башы, күн итекләре белән килеп керә. Көтелмәгән очрашудан, тузанга баткан өс-башы өчен оялып китә. Исәнләшкәч:«Молодец, чын агроном икәнсең», - ди Габбас Кыям улы аңа. Аннан, әтигә борылып: «Малай, киявең булдыклы, эш киемнәреннән килгән», - дип әйтә. Фоатым бу очрашудан канатланып кайткан иде. Бер  карау белән кешегә бәя бирерлек олпат,  зирәк кеше иде ул. Нәҗибулла энем КАИда укый, Мәҗидулла энем 3 ел хезмәт итеп кайткан, ут кебек, моряк. Әтиләрдә очрашканда Нәҗибулла энемә: "Нигә авыл хуҗалыгына бармадың? Завод синең өчен түгел". Ә Мәҗидуллага: “Бөтен өмет синдә, безне алыштырырга чыныккан алмаш кирәк", -дигән иде.

Бу хатирәләрне язганда мин янә авылдагы өебездәге өстәл артында дөнья күргән ике кордаш, ике яшьтәш сөйләшеп утырган кебек хис иттем. Менә шундый гади дә, бөек тә, зыялы һәм кешелекле дә шәхесләр җитәкләгән халыкны. Мәртәбәле район башлыгы, халык белән бер сулышта булган авыл башлыгы кешеләрне яратканнар, оештыра һәм үз артларыннан ияртә дә белгәннәр. Алар турында якты истәлек мәңге саклансын”, - дип яза Шәмсегаян Галәветдинова, Кәкре Атау авылыннан, ветеран укытучы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International