Югары Нурлатта гражданнар җыенында актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар

2025 елның 25 гыйнвары, шимбә

Чираттагы гражданнар җыены бүген, 25 гыйнварда, Югары Нурлат микрорайонында Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Николай Липатов җитәкчелегендә узды. Ул катнашучыларны районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды, 2024 ел эшчәнлегенә йомгак ясады.

Узган ел микрорайонда башкарылган эшләр турында 2нче "Югары Нурлат” территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Ильяс Төхвәтуллин сөйләде.

"Узган ел без «Татнефть» хәйрия фонды грантлары конкурсында җиңү яуладык. Откан акчага якынча 1 млн 300 мең сумга без мәктәп бинасы янында балалар мәйданчыгы урнаштырдык. Моннан тыш, Югары Нурлатка кергәндә микрорайон исеме язылган аншлаглар урнаштырылды, бу эштә безгә якташыбыз Ранас Яруллин иганәчелек ярдәме күрсәтте, аларны Таһир Закиров урнаштырды", - дип уртаклашты ул.

ТИҮ рәисе микрорайонда яшәүчеләрнең бердәмлеген һәм җәмәгать эшләрен башкаруда зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. Әйтик, зират каравылчысы Минзаһит Төхфәтуллин җитәкчелегендә узган ел зират территориясен чистарту һәм аны төзекләндерү буенча 10нан артык өмә оештырылган. Микрорайонда яшәүчеләр изге башлангычны актив рәвештә хуплыйлар. Шулай ук алар бердәм һәм оешкан рәвештә СВО сугышчыларына да ярдәм итәләр, мәсәлән, хәйрия концерты вакытында махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәмгә 80 мең сумнан артык акча җыйганнар.

Түбән нурлатлылар җыен вакытында актуаль проблемаларны да күтәрделәр. Мисал өчен, алар шәһәр җитәкчелеге вәкилләреннән яр буе урамындагы суүткәргеч челтәрен яңарту мәсьәләсен карауларын сорадылар. Кайберләрен юллар мәсьәләсе борчый, икенчеләрен – яктырту. Кайбер сорауларга җавап шунда ук бирелде, калганнары эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International