Пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?

2025 елның 25 гыйнвары, шимбә

Гомуми тәкъдимнәр:

гаиләнең гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда эш итү планы булырга тиеш, һәркемнең ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары, электрон почта адреслары булырга тиеш;

эвакуация очрагында үзегез белән беренчел кирәк-яраклар һәм документларны алыгыз;

бинадан өстәмә чыгу юлларының кайда урнашкан булуын һәрчак белешегез;

йортта яшәүчеләр арасында кизү тору оештырыгыз, алар даими рәвештә бинаның тирә-ягында бар да тәртиптәме икәнен тикшереп торсыннар, таныш булмаган кешеләр һәм автомобильләргә, капчыклар һәм тартмалар бушатучыларга аерым игътибар бирсеннәр.

Әгәр сез бина эчендә булсагыз:

тәрәзәдән ераграк торыгыз;

бүлмәдә ике капиталь стена арасына яшеренегез, кагыйдә буларак, бу - ванна бүлмәсе, идәнгә утырыгыз;

мөмкинлегегез булса, иң түбән катка, тагын да яхшысы – подвалга төшегез;

шәхси документларыгызны, кыйммәтле әйберләрегезне алыгыз; электр утын, су һәм газны сүндерегез; өлкән яшьтәге һәм каты авыру кешеләрне эвакуацияләүдә ярдәм күрсәтегез;

тышкы ишекне бикләргә онытмагыз – бу фатирны караклар  керүеннән саклар.

Әгәр сез урамда булсагыз, кичекмәстән ышык урын – якындагы йорт учреждение подвалын табыгыз.

Әгәр сез автомобильдә булсагыз: автомобилегезне туктатыгыз һәм транспорттан төшеп, ашыгыч рәвештә ышык урын табыгыз.

ТӨП КАГЫЙДӘ – ВӘСВӘСӘГӘ БИРЕЛМӘГЕЗ!

Үзегез дә сабыр бөлып калыгыз, башкаларны да шуңа өндәгез. Гадәттән тыш хәл вакытында паника ашыгыч гамәлләргә сәбәп була, алар авыр нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин.

 

Кичекмәстән 112 номерын җыегыз һәм гадәттән тыш хәл турында хәбәр итегез.

Кыска һәм аңлаешлы итеп сөйләгез. Нәрсә булганын әйтегез, адресны әйтегез, әгәр аны белмәсәгез, ориентирларны хәбәр итегез.

Истә тотыгыз! Предприятие һәм транспорт чараларының сиренасы һәм өзек-өзек тавышы “Һәркемгә игътибар!” дигәнне аңлата. Аны ишетсәгез, кичекмәстән радио яки телевизорны кабызыгыз, гадәттән тыш хәл, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм алдагы гамәлләр турындагы мәгълүмати хәбәрне тыңлагыз. Булган хәл турындагы мәгълүмат күп тапкырлар кабатланачак һәм вакыйгаларга төгәллек кертелә барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International