Район Советының зур залында хисап-сайлау конференциясе узды.
Аның эшендә район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә муниципаль учреждениеләр һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, беренчел профсоюз оешмалары һәм учреждениеләренең профсоюз активы әгъзалары катнашты.
Көн тәртибе буенча 2020-2025 елларга Профсоюз Уставын һәм профсоюз гамәлләре программасын үтәү буенча Нурлат районы профсоюз оешмаларының сайланулы профсоюз органнары эше турында республика профсоюз комитетының Нурлат районындагы ышанычлы кешесе Марина Ибраһимова чыгыш ясады. Гомуми тавыш бирү юлы белән аны Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзы республика оешмаларының 32нче хисап-сайлау конференциясенә делегат итеп сайладылар.
Конференция бүләкләү белән тәмамланды. Беренчел профсоюз оешмаларының кайбер активистлары РФ Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитеты Рәхмәт хатларына һәм Мактау грамоталарына лаек булдылар.