Сәгатьтә иртәнге 9лар тирәсе. Нурлатлы Николай Трофимовның да Чиләбегә юл тотуы.
Билетны электрон юл белән алган, шуңадыр, мөгаен, сәяхәткә беренче тапкыр ике катлы поездда утырып барырга туры киләчәген әле белми дә. Шуңа күрә перрон янына гадәти поезд урынына ике катлы состав якынлашкач, бераз аптырабрак та калды.
- Мондый поездга утырып караган юк иде әле, кызык булачак икән, - дип, ул вагонга узды ул. Нурлат тимер юл станциясе аша гадәти булмаган поезд йөрүе турында, мөгаен, күп кенә нурлатлылар ишетмәгәндер дә. Мәскәүдән Чиләбегә һәм Чиләбедән Мәскәүгә баручы икешәр катлы ике поезд биредә көн саен 5әр минутлык тукталыш ясый.
Мондый поезд-безнең үзебез өчен дә яңалык әле. Яңа ел алдыннан графикка кертелгән яңа расписание буенча 391 / 392 поездлары ике катлы вариантта йөри башлады. Мондый вагоннар пассажирлар өчен, бигрәк тә ерак араларга баручылар өчен бик уңайлы. Поездда вагоннар саны нибары 6 яки 7 генә, аның каравы аларның һәркайсының сыйдырышлылыгы бермә-бер зуррак. Вакыт буенча да бик уңайлы: Нурлаттан иртәнге якта китәсең, Мәскәүгә дә иртән барып төшәсең. Бәяләр дә кулай: купе вагонында билет бәясе тиз йөрешле поезддагыга караганда бераз түбәнрәк, – ди вокзал начальнигының дежур ярдәмчесе Татьяна Спиридонова. - Хәзер Нурлат аша Мәскәүгә ике поезд йөри, яңадан нурлатлылар арасында популяр булган Уфа-Мәскәү поезды йөри башлады. Ул көн аралаш йөри.
Ике катлы вагоннар Россия тимер юллары өчен яңалык булмаса да, алар нурлатлыларда зур кызыксыну уята. Заманча вагоннар пассажирларның уңайлылыгы өчен кирәк булган барлык нәрсәләр белән җиһазландырылган: кондиционерлар, биобәдрәфләр, мобиль җайланмалар өчен розеткалар һ.б. купега бары тик персональ магнит ачкыч-карталар ярдәмендә генә кереп була. Вагоннарның берсе сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җиһазландырылган. Әмма барлык вагоннар да пассажирлар өчен купе рәвешендә генә, плацкарт һәм утырып бара торган урыннар каралмаган.
Шулай да Мәскәүгә яки Россиянең башка төбәкләренә уңайлы ике катлы вагоннарда бару һәркемгә рәхәтлек китерә. Менә Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Любовь Зульпикарова да поезддан уңай тәэсирләр белән генә төште. Туган якларына ике ел кайтырга туры килмәгән икән.
- Мин инде 40 ел Мәскәүдә яшим. Нурлатка һәрвакыт поезд белән кайтып йөрим. Бу еллар эчендә төрле поездларда йөрергә туры килде. Алар белән чагыштырганда бу күпкә уңайлырак, әлбәттә. Ничек кайтып җиткәнемне дә сизмәдем. Минем урыным өске катта иде, ләкин бу бернинди мәшәкать тудырмады, киресенчә, тәрәзәдән карау күңелле, икенче каттан күренеш күпкә матуррак, – ди Любовь Федоровна.
Нурлатлылар өчен быел да күңелле яңалыклар бар: 20 гыйнвардан 49/50 тиз йөрешле поезд составына утыру урыннары булган вагон кертеләчәк. Бу поезд белән кыска араларга йөрүчеләр өчен уңайлы. Гомумән алганда, Нурлат аша бүгенге көндә 4 пар поезд уза. Тимер юл вокзалыннан еш кына нурлатлылар гына түгел, республикабызның якын-тирә районнарыннан һәм күрше Самара өлкәсеннән дә кунаклар китә. Тирә-якта тиз йөрешле поездларга Нурлатта гына утыралар бит. Тимер юл вокзалы хезмәткәрләре сүзләренә караганда, нурлатлылар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Адлер юнәлешләре аеруча популяр. Ничек кенә булмасын, туган шәһәреңдә поездга утырып китү күпкә уңайлырак. Ә хәзер бездә ике катлы поездда да сәяхәт итү мөмкинлеге бар.