Әгәр сезнең балконда янгын чыккан икән, яки баскыч мәйданчыгында төтенне күргәнсез икән, тынычлык саклап, инструкция буенча эш итегез.
1. 01 телефоны буенча янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратыгыз.
2. Кул астындагы чаралар (су, кер юу порошогы, юеш тыгыз тукыма, гөл чүлмәгендәге туфрак һ.б.) белән сүндерергә тырышып карагыз. Әгәр ут көчәя барса һәм сезнең тырышлыгыгыз юкка гына булса, артыгыздан ут үтеп кермәсен өчен, ишекне бик нык ябып, балконнан чыгып китегез. Барлык форточкаларны, ишекләрне ябыгыз, үтәли җил ясамагыз!
3. Утны сүндерү барышында янган әйберләрне һәм предметларны анда кешеләр юклыгына инанып аска ташларга мөмкин.
4. Сездә янгын чыгуы турында югары катлардагы күршеләрне кисәтегез.
Подъездда төтен.
1. 01 телефоны буенча янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратыгыз.
2. Әгәр төтен куе булмаса, һәм суларга мөмкин булса, янгын чыгу урынын билгеләргә тырышыгыз (фатир, почта тартмасы, чүп түгү торбасы һ. б.), һәм исе буенча, - нәрсә янганлыгын (электрүткәргечләр, резина, янучан сыеклык, кәгазь бите һ. б.).
3. Исегездә тотыгыз: баскыч буйлап ут һәм төтен бер генә юнәлештә – астан өскә таба күтәрелә.
4. Әгәр дә сез ут чыккан урынны таба алсагыз, аны мөстәкыйль рәвештә яки күршеләр ярдәмендә кул астындагы чаралар белән сүндереп карагыз.
5. Әгәр янгынны сүндерү мөмкин түгел икән, йортта яшәүчеләргә хәбәр итегез һәм, паника тудырмыйча, баскыч маршлары яки балкондагы янгын баскычлары аша тышка чыгарга тырышыгыз. Төтенле урыннардан узганда, сулышыгызны тотып яисә авызыгызны, борыныгызны дымлы яулык, сөлге белән каплап, аларны җиңәргә тырышыгыз.
6. Әгәр фатирдан төтен чыга һәм аннан кычкырулар ишетелә икән, янгын сүндерүчеләрне көтмичә генә ишекләрне ватарга кирәк. Исегездә тотыгыз, алгы бүлмәдә янырга мөмкин, һәм утның подъездга чыгу ихтималы бар, ягъни туп-туры сезгә. Икенчесендә – ишекне ватып, сез шуның белән һава кертеп ялкынның көчәюенә да ярдәм итәргә мөмкинсез.
7. Әгәр подъездга чыккач куе төтенгә эләккәнсез икән, хәзер үк квартирага кайтып, ишекне ныклап ябарга кирәк. Ә төтен керә торган ишек ярыкларын һәм вентиляция тишекләрен юеш чүпрәкләр белән капларга кирәк. Әгәр шулай да төтен үтеп керә икән, алгы бүлмәдән чыгып, бүлмәгә бикләнегез. Һәм сез эшли алган соңгы нәрсә-балконга чыгу һәм үзегезгә игътибар җәлеп итәргә тырышу.
8. Зыян күрүчеләр булганда ашыгыч ярдәм чакырыгыз.
9. Әгәр дә сез югары катлы (10нчы һәм аннан биегрәк) бинада яшисез икән, монда янгын очрагында сезнең куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар каралган. Бу төтенсез тышкы баскычлар, төтенне бетерү системалары һәм эчке янгын краннары, фатирларда автомат янгын сигнализациясе. Күрсәтелгән җиһазны контрольдә тотарга һәм төзек булмаган очракта, аны төзәтү буенча техник чаралар күрү өчен, диспетчерлык РЭУга шалтыратырга кирәк. Лоджиядәге 9 катлы йортларда янгын вакытында эвакуацияләү өчен 1 каттан 5 катка кадәр металл баскычлар каралган, шуңа күрә лоджияләрдә люкларны тутыру һәм баскычларны сүтү кебек үк тыела.
73нче бүлек инспекторы Әбделвәлиева А. Т.