Нурлатта «Балык-фест» фестивале 5нче тапкыр узды

2025 елның 5 гыйнвары, якшәмбе

Анда быел кышкы балык тотуны яратучы 100 гә якын кеше катнашты.

Бу юлы ел саен үткәрелә торган фестиваль урыны итеп Тарн-Вардагы сулык сайланды.

Ачылу тантанасында чарада катнашучыларны һәм кунакларны Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде.

"Без сезнең белән янә шушы сулык ярында, «Балык-фест» фестивалендә очрашабыз. Фестиваль кышкы балык тотуны яратучылар өчен генә түгел, спорт, физкультура, кышны яратучылар өчен дә. Барыгызны да 2025 ел белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, тыныч күк йөзе телим. Балыкчыларга исә-яхшы балык, башкаларга-яхшы тамаша, кәеф, күңел күтәренкелеге», - диде ул.

Судьялар коллегиясе ярышларның башлануы турында игълан итүгә, балыкчылар үзләренең гадәти хоббиларына керештеләр. Аларның күбесе өчен балык тоту яшәү рәвешенә әверелде бит. Мәсәлән, Рафис Шәйдуллин кармактан аерылмаган дип әйтергә була.

"Балачактан ук балыкчы мин, мөгаен. Бу минем өчен ял, анда табигать белән ләззәтләнергә, яхшы балык тотуга сөенергә, көч һәм энергия җыярга мөмкин", - дип уртаклашты ул.

Бу юлы фестиваль күп санлы яшь катнашучыларны гаҗәпләндерде. Берәүләр әти-әниләр белән, икенчеләре ди – бабайлар белән килгән иде. Мәсәлән, 2 нче мәктәпнең икенче сыйныф укучысы Глеб Шабалов әбисе һәм бабасы белән килгән.

«Глебушка бездә яшь балыкчы, бу һөнәргә бабайдан өйрәнә, җәйге балык тоту вакытында да, кышкы балык тоту вакытында да рәхәтләнеп аңа компания төзи. Бүген һава торышы искиткеч, тулаем фестиваль дә зур бәйрәм кебек уза", - дип уртаклашты Глебның әбисе Наталья Рәхмәтуллина.

Балыкчылар балык тотуда ярышкан арада, яр буенда кунакларны күңел ачу программасы көтә иде: спорт уеннары, күңелле аниматорлар, концерт программасы, теләге булганнар Фестивальнең һәм районның авыл җирлекләренең иганәчеләреннән хуш исле пылау, балык ашыннан, чәй, коймак һәм тәм-томнар белән сыйлана алдылар.

Иң көтелгән һәм иң якты вакыйга, әлбәттә, бүләкләү тантанасы булды. Биредә район Башлыгы Дамир Ишкинеев берничә номинациядә җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Иң өлкән катнашучы итеп-74 яшьлек Рафаэль Фәхретдинов, иң яшь балыкчы итеп Түбән Нурлаттан 5 яшьлек Милана Ишниязова танылды.

«Вак балык» номинациясендә 1нче урынны Максим Галельянов алды, «Ерткыч балык» номинациясендә-Рафаэль Галимов, «Иң зур балык» номинациясендә дә ул җиңүче булды.

Тиз бораулауда Павел Белоглазов белән Радик Галеевка тиңнәр булмады. Алар икесе дә фестивальнең иганәчеләре призына – Хуриннар КФХсыннан бозау алуга сертификатка лаек булдылар. Икенче урында – Рәсим Бакиров, аңа 150 литр сөткә сертификат тапшырдылар. Бу номинациядә барлык җиңүчеләр һәм призерлар үз җиңүләрен СВО катнашучыларына ярдәм фондына тапшырдылар. «Алгы сызыктагы ир-егетләргә ит тә, сөттән пешереп була торган камыр ризыклары да кирәгрәк», – диделәр балыкчылар.

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев чараны оештыручыларның һәм төп иганәчеләрнең берсе Илдар Хәсәнҗановка аерым рәхмәт белдерде. Ул аңа, шулай ук аның тормыш иптәше Гүзәл Нәбиулла кызына, эшмәкәрләр Дәүләтҗон Хувайдуллаевка һәм Наталья Хуринага Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чарадан барлык катнашучылар да бер елдан боз өстендә кабат очрашырга дип сүз куешып таралышты, чөнки «Балык-фест» кышкы балык тоту фестивален уздыру Нурлатта күркәм традициягә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International