10-13 апрель көннәрендә Саратовның "Звездный” үзәгендә Космонавтика көненә багышланган кикбоксинг буенча масштаблы ярышлар узды.
Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге кысаларында 13 төбәктән 600гә якын спортчы «лоу-кик», «лайт-контакт» һәм «поинтфайтинг» дисциплиналарында җиңү өчен көрәште.
Татарстан Республикасы җыелма командасы лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте, призерлар исәбенә Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә йөрүчеләр дә керде. Артем Андриянов «лайт-контакт» бүлегендә көмеш медаль яулады, алымнарны техник яктан белүен күрсәтте. Искәндәр Шәяхмәтов «лоу-кик» дисциплинасында, әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын раслап, бронза призер булды.
Команданың тренеры Евгений Сергеевич Казаев үз шәкертләренең үҗәтлеген һәм максатчанлыгын билгеләп үтте. Бу бүләкләр интенсив күнегүләр һәм дөрес тактик әзерлек нәтиҗәсе булды. Спортчыларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм аларга бөтенроссиякүләм турнирларда казанышлар телибез.