Нигездә, бу профилактика, чөнки хайваннар хуҗаларының элементар ветеринария кагыйдәләрен үтәмәве аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Билгеле булганча, Африка дуңгыз чумасы табылганда хуҗалыкта барлык дуңгызлар юкка чыгарыла, җир кишәрлекләре дезинфекцияләнә, хуҗалыкка карантин салына... Бүгенге көндә дөньяда бу авыруга каршы вакцина юк.
Бу хайваннарның хуҗасы белергә тиешле төп кагыйдәләр:
* дуңгызларны ябык территорияләрдә асрау;
* алар булган биналарны чиста тотарга, кан сугучы бөҗәкләрдән һәм кимерүчеләрдән даими эшкәртү үткәрергә;
* дуңгызларны хайван продуктлары һәм азык калдыклары белән тукландырмаска;
* чит кешеләрне дуңгызлар тора торган бинага кертмәскә;
* дуңгызларны дәүләт ветеринария хезмәте белән килештермичә читтән кертмәскә, аларны ветеринария тикшерүенә, вакцинациягә һ. б. бирергә.
Кыргый кабан үләксәсен, хуҗалыкта дуңгызларның авыруы яки кинәт кырылуы очрагында 2-58-26 телефоны буенча кичекмәстән Нурлат районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә шалтыратырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә ветеринария-санитария нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган, әгәр бу африка дуңгыз чумасы таралуга сәбәп булса, җинаять җаваплылыгы да каралган.