Киңәйтелгән планерка Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узды.
Киңәйтелгән планеркада берничә мәсьәләне карадылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнур Бәхтияров Нурлат муниципаль районында 2024 елда федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру һәм 2025 елга планнар мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.
Яңа ел бәйрәмнәрендә халыкны тормыш-көнкүреш хезмәтләре белән тәэмин итү предприятиеләре һәм коммуналь хезмәтләр эшчәнлеген оештыру турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллинны тыңладылар.
Биредә үк район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Медникова район һәм шәһәр территориясендә Яңа ел һәм Раштуа чараларын уздыруга әзерлек мәсьәләләре, Нурлат муниципаль районында Гаилә елына, фәнни-технологик үсеш елына багышланган чаралар планын гамәлгә ашыру йомгаклары, Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар планы, 2024 елның 4 кварталында спорт, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлар турында сөйләде.
Аннары Россия Эчке эшләр министрлыгының бүлек начальнигы урынбасары - полиция начальнигы Гомәр Минһаҗев район һәм шәһәр территориясендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында хокук тәртибен тәэмин итү чаралары турында, районара янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Альмарис Талипов бәйрәм чараларын үткәрү чорында объектларның янгын куркынычсызлыгы торышы һәм пиротехник чаралар куллану турында сөйләде.
Яңа ел каникуллары вакытында балаларның ялын оештыру буенча район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллинаны тыңладылар.
Киңәйтелгән планерка бүләкләү белән дәвам итте. Дамир Ишкинеев Илдус Фәхретдиновка «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды («ТНП-Зюзеевнефть»), күп кенә җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр хәйрия эшчәнлеге, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район Башлыгының Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Шулай ук территорияләрне Яңа елга иң яхшы бизәү конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.