Якташыбыз шагыйрь, рәссам, «Филантроп» премиясе лауреаты Гакыйль Сәгыйров истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган чара шәһәр Мәдәният Сараеның кече залында узды.
"Язмыш җиле” фестивале шагыйрь Гакыйль Сәгыйров иҗатын популярлаштыру максатында, ТР Мәдәният министрлыгының “Балалар белән эшләү проектларын яклау" номинациясендә татар һәм рус мәдәни-ял мохитен булдыруга юнәлтелгән грантын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Фестиваль кысаларында балалар бакчаларына йөрүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында «Кабатланмас моң» шигырь сөйләүчеләр, «Дөнья Гакыйль Сәгыйров күзлегеннән» рәсемнәр, «Батырлыкка тиң гомер» иншалар бәйгеләре узды. Шунысы игътибарга лаек, конкурсларда Нурлат яшьләре генә түгел, Аксубай районы укучылары да катнашты.
Бүләкләү тантанасына иҗат ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар чакырылган иде. Мәсәлән, төрле яшь категорияләрендә катнашучыларны «Кабатланмас моң» шигырьләр конкурсында «Г. Сәгыйров шигырьләрен татар телендә сөйлибез», «Г. Сәгыйров шигырьләрен рус телендә сөйлибез», «Авторлык шигърияте» номинацияләрендә билгеләп үттеләр.
Тамашачылар мәхәббәте призына шәһәрнең 2нче мәктәбенең 5В сыйныфы укучысы Гөлназ Гатина лаек булды. Ул «Авторлык шигърияте» номинациясендә абсолют җиңү яулап, Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең Мактау грамотасына лаек булды. Аңа грамота һәм бүләкне ТР Журналистлар берлегенең Нурлат җирле бүлеге җитәкчесе Резеда Гиняева тапшырды.
Моннан тыш, фестивальнең кайбер катнашучылары «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлекчәсенең махсус бүләкләренә лаек булдылар.
Конкурсларда җиңүчеләргә һәм призерларга оештыручылардан дипломнар һәм бүләкләр, шулай ук Казан якташлык җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Мифтаховтан татлы бүләкләр тапшырылды. Тәңкә сугу остасы Ильяз Гыйльманов һәркемгә Нурлат гербы һәм «Бөтендөнья татар конгрессы» символикасы төшерелгән истәлекле тәңкәләр бүләк итте.
"Шунысы куанычлы, фестиваль яшь нурлатлыларда зур резонанс тапты: конкурслар кысаларында 150ләп эш кабул ителде, – диде Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе, шәһәр Мәдәният Сараеның массакүләм мәдәни эш бүлеге мөдире Әлфия Галәүтдинова, барлык катнашучыларга, аларның җитәкчеләренә һәм әти-әниләренә рәхмәтен белдереп. Ул Нурлат районында Гакыйль Сәгыйров истәлеген мәңгеләштерү максатларында уздырыла торган чараларның әһәмиятен билгеләп үтте. – Быел февраль аенда районда Гакыйль Сәгыйров исемендәге Беренче премия бирелде. Бүгенге чарада катнашучылар арасында да киләчәктә аңа лаеклы кешеләр булыр, дип ышанам».