Әлеге мәдәният йортына нигез әле 80нче елларда ук салына башлый, цоколь катын күтәрелә, әмма үзгәртеп кору чорында төзелеш тулысынча туктала.
Биредәге эшләр бары 2000 елда гына, «ТНП-Зүзәйнефть» генераль директоры Шамил Яһудин инициативасы белән яңартыла. Ике катлы мәһабәт бина тулысынча предприятие көче белән күтәрелә һәм авылның гөрләп торган уңышлы мәдәният учагына әверелә. Биредә бүген дә тормыш тәүлек әйләнәсе диярлек кайный: мәдәният йорты каршында «Славяночка» рус җыры ансамбле эшли, хореография, вокал, чүлмәк ясау, «Арт-мастер», «Тылсымлы йомгак», «Яшьтәш» түгәрәкләре, иҗади остаханә һ.б.лар эшли. Бию кичәләре, концертлар, тематик чаралар уза.
Тик соңгы елларда түбәдән су үтүе генә уңайсызлыклар китереп чыгарган. Шул сәбәпле, куркынычсызлык максатларында 200 урынга исәпләнгән тамашачылар залы 5 еллап ябылып торган, агач сәхнәнең идәннәр черегән, башка бүлмәләрнең стеналарыннан агып төшкән су ямьсез эзләр калдырган. Коллектив бу чорда барлык чараларны да дискозалда үткәрергә мәҗбүр булган.
- Мәдәният йортының түбәсе Урта Азиягә хас булганча – яссы итеп ясалган, безнең һава шартларына туры килми. Шуңа күрә аннан һәрчак су үтә, даими ремонт ясап торырга кирәк, - дип сөйләде Мәдәният йорты мөдире Юлия Магарина. Биредә ул 18 ел эшли.
- Бина әле 2010 елда ук “Зүзәйнефть"тән мәдәният бүлеге карамагына күчерелде. Шуңа да карамастан, мәдәният йортының проблемасыннан хәбәрдар булган Шамил Габделхәевич, су инде дискозалга да үтә башлагач, ремонт ясатырга карар итте. Без аңа иганәчелек ярдәме өчен бик рәхмәтлебез. Смета буенча тормышка ашырылачак эшләр 3 миллион сумга исәпләнгән.
Мәдәният йортында ремонт эшләре узган ел башланып киткән. Төзүчеләр иң элек көн кадагындагы проблеманы хәл иткәннәр – бинаның түбәсен яңадан япканнар. Тамашачылар залы да куллануга тапшырылган инде: биредә яңа сәхнә ясалган, электр лампалары, армстронг түбәнең кайбер модуль элементлары, обойлар алыштырылган. Обойларның буявын алыштыра ала торган, янгынга каршы төре сайланган. Дискозал да яңарган: бүлмәгә яңа обойлар ябыштырылган, плинтуслар алыштырылган, радиаторлар яңартылган – декоратив рәшәткә белән капланган.
Икенче катта да өлешчә ремонт эшләре башкарылган. Мәсәлән, хореография залы идәненә ламинат җәелгән, ишекләр, обойлар алыштырылган. Якын арада музыка залын да үзгәрешләр көтә, бу хакта эшчеләр бирегә күчергән төзелеш материаллары һәм инструментлар буенча фикер йөртергә мөмкин. Икенче катта санитар бүлмә дә төзекләндерү стадиясендә, ул ремонттан тыш тулысынча яңартылачак: яңа унитаз, раковина урнаштырылачак.
- Эшләр «Континент» төзелеш компаниясе хезмәткәрләре көче белән алып барыла, – диде Юлия Александровна. - Мәдәният йортын төзекләндерүгә сөенеп бетә алмыйбыз. Учреждение коллективы хәзер ремонт тәмамланган залларны бизәү белән мәшгуль. Киләчәккә планнары да күп. Мәсәлән, рус халкының борынгы көнкүрешен гәүдәләндергән әйберләр туплый башлаганнар, якын киләчәктә биредә иске рус стилендә җиһазландырылган «Горница» музеен ачарга планлаштыралар. Иң мөһиме, түбәдән су гына акмасын.