Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы 5 ноябрьгә.
Сишәмбе, 5 ноябрьдә, Нурлатта болытлы, көндез аязучан һава торышы булачак. Урыны белән юеш кар һәм кар рәвешендә бераз явым-төшем көтелә. Көндез кайбер районнарда йомшак буран.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатышка таба юнәлеше үзгәрүчән, секундына 6-11 м, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитәчәк.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-4 ̊.
Көндез максималь температура 0..-2 ̊.
Юлларда урыны белән бозлавык.