Нурлатта бишенче тапкыр "Кабак-бакча кояшы. Тыква – солнце огорода" фестивале узды

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Кичә Нурлат шәһәренең Халыклар Дуслыгы Йортында җәйге кебек җылы, кояш кебек кызгылт-сары кәеф хөкем сөрде. Биредә «Кабак – бакча кояшы. Тыква – солнце огорода  " V традицион район иҗат фестивале узды.

Район мәдәният бүлеге оештырган Фестиваль быел өч номинация буенча узды. Фойеда кунакларны катнашучыларның югары осталыгын һәм бай фантазиясен чагылдырган «Нурлат кабагы» бай гастрономия күргәзмәсе каршы алды. Алар күргәзмәгә дистәләгән төр кабак ризыклары һәм эчемлекләр әзерләгәннәр. Нурлатлылар бәлеш, коймак, тутырылган кабак, манты, варенье, мармелад, ботка авыз итеп карадылар... Бикүледән Фәридә Садыйкова үз кызының оригиналь рецепты буенча кабактан крем-аш әзерләгән, аны жюри әгъзалары югары бәяләде һәм беренче ризыклар арасында беренче урынга лаек булды. Мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре кунакларны кабактан ясалган тәмле эчемлекләр белән сыйладылар. Мәсәлән, Аксумладан Алсу Донскова кабактан банан, шулай ук әфлисун кушып белән әзерләнгән ачык сары сок татып карарга тәкъдим итте... 

Кабак дөньяда иң эре яшелчәләрнең берсе санала. Традицион «Кабак – бакча патшабикәсе» номинациясе быел да күп кенә Нурлат бакчачыларын җәлеп итте. Ә алар быел да иң зур кабакларны бизәүдә креативлык күрсәттеләр, оригиналь композицияләр иҗат иттеләр. Ачык күңелле әби - бабайлар, милли киемнәрдәге кабаклар, сөйкемле хайваннар... бу номинациядә Богдашкинодан Крайновлар гаиләсе җиңүче булды. Алар үстергән 58 сантиметр диаметрлы кабак иң зурысы дип табылды. «Узган ел бу кабакның орлыкларын безгә Ленинград өлкәсеннән туганнарыбыз алып кайткан иде. Бик тәмле, быел шундый зур булып үстеләр”, - дип билгеләп үттеләр Николай һәм Валентина Крайновлар, алар кабакларын “Мистер Икс" образында тәкъдим иттеләр.

 

Быел фестивальнең иң мавыктыргыч өлеше «Кабак модасы» тематик костюмнар дефилесы булды. Төрле яшьтәге катнашучылар ачык кызгылт-сары костюмнар киеп, подиумда үзләренең «кабак киемнәрен» күрсәттеләр. Катнашучылар кабакларны чын сәнгать әсәрләренә әйләндереп, осталык һәм фантазия күрсәткәннәр. Ә Халыклар дуслыгы йорты коллективы костюмнар коллекциясен тәкъдим итте. «Занавес» театр яратучылар клубында шөгыльләнүче балалар, җитәкчеләре һәм ата-аналары белән берлектә, уникаль киемнәр ясаганнар һәм бу номинациядә җиңүчеләр дә булдылар.

"Яңа номинация нурлатлыларда зур кызыксыну уятыр дип уйламаган да идек. Кабак дефилесы көзнең уңыш җыю вакыты гына түгел, ә иҗат һәм матурлык сезоны да була алуын күрсәтте. Тулаем алганда, фестиваль быел да уңышлы узды. Анда актив катнашкан һәркемгә рәхмәт», - диде Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова. 

Һәр номинациядә җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тулаем алганда, кабак фестивале бу яшелчәне яратучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Ул кабакларның матурлыгы һәм төрлелеге белән ләззәтләнеп кенә калмыйча, Нурлат районында яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләре турында да күп яңалыклар белергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International