Нурлатлылар сатып алына торган товар турында барысын да “Сыйфат билгесе " кушымтасында белә ала

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге (Татарстан)» ФБУЗның Нурлат филиалы «Сыйфат билгесе» кушымтасы турында сөйли: товарларны кулланучы тарафыннан контрольдә тоту мөмкинлекләре.

Түләүсез кушымта ярдәмендә:

 товарның легальлеген һәм сыйфатын тикшерергә;

 яраклылыкның реаль вакытын һәм составын белергә;

 хокук бозулар турында хәбәр итәргә;

 якындагы даруханәдә кирәкле препаратны табарга, гадел бәяне белергә һәм инструкцияне уңайлы хәлдә укырга;

 дарулар будильнигыннан файдаланырга, вакытында эчәргә онытмас өчен;

упаковкадагы символлар турында барысын да белергә;

штрихкодлар буенча өстәмә мәгълүмат алырга һәм чекларны сакларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International