- Елына ике мәртәбә мөселман зиратларын тикшереп чыгабыз, - диде район имам -мөхтәсибе Якуб хәзрәт Сәлахетдинов. – Бигрәк тә Кормыш, Биккол, Чулпан, Фома авылларындагы зиратлар чиста.
Бүгенге көндә чулпанлылар 4 мөселман һәм православие зиратын карыйлар. Аларның кайберләре ябык булуга карамастан, ата-бабаларның каберләре игътибарсыз калмый.
- Зиратларны җыештыру буенча өмәләрне елына өч мәртәбә оештырабыз. Аларга авыл кешеләре генә түгел, якташлар да кушыла.
Күптән түгел мөселман зиратында чүп контейнерларын бушаттык. Куакларны һәм агачларны күптән кисеп бетергән идек, шуңа күрә монда бары тик корыган үләннәр һәм чәчәкләр генә җыела. Бездә зиратларны махсус караучылар да бар, православие зиратында – Владимир Варламов, мөселман зиратында-Шанияз Гыйбадуллин. Алар үләннәрне чабып, тәртип саклап торалар, - диде авыл җирлеге башлыгы Фәргать Зыятдинов.
Эшләр авыл җирлеге башкарма комитеты һәм дин әһелләре белән берлектә алып барыла. Шуңа күрә проблемалар да тиз хәл ителә. Менә мөселман зиратында су мәсьәләсе дә чишелеш тапкан. Элегрәк биредә 200 литрлы мичкәләр урнаштырылган иде. Әмма аларны су белән тутыру проблемалы булган. Нәтиҗәдә күптән түгел зират территориясендә кое казыганнар. Бу эшне оештыручыларның берсе мәчет мәзине Салават Садретдинов.
- Коены без моннан 2-3 ел элек казырга ниятләгән идек, һәм менә быел якташыбыз Гүзәлия Галинуровна Вәгыйзованың 80 мең сум күләмендә финанс ярдәме һәм иганә акчасы белән моны эшләү мөмкинлеге барлыкка килде. Әлегә кое боҗраларын гына төшереп куйдык. Киләсе елда аны төзеп бетерү һәм төзекләндерү турында кайгыртачакбыз. Мотопомпа һәм насос сатып алу өчен дә акча калды, - дип уртаклашты ул.