Автомобильчеләр көне: Нурлат АТП мәктәп автобусларын йөртүчеләр ярты гасыр руль артында

2024 елның 27 октябре, якшәмбе

Икесе дә ярты гасырга якын руль артында аларның. Сүз уңаеннан, Дамир Таһир улы 1974 елда «Дружба» колхозында машина йөртүче булып эшли башлаганда, бу бәйрәм әле истәлекле даталар календарендә булмаган әле. Аның тарихы ике елдан соң гына башлангыч ала. Шул ук вакытта, 1976 елда, Галимхан Сәйфетдинов, Ватанны якларга җыенып, хәрби комиссариат юлламасы буенча укып чыга, машина йөртү таныклыгы һәм яшәү рәвешенә әверелгән һөнәр ала.

Бу автобус йөртүчеләрне язмыш балачактан ук үзара бәйләгән дип әйтергә була. Гомер буе микрорайонда күршедә гомер итәләр. Кормыш, 5 яшь аермасына карамастан, һәрвакыт аралашып үсәләр. Хезмәт биографиясен дә бертөрле башлыйлар-армиядә хезмәт иткәннән соң шофер булып эшлиләр. Аларның һөнәри юллары колхозда да, төзелеш оешмасында да кисешә, менә хәзер дә, автотранспорт предприятиесендә эшләгәндә, бер юл белән баралар дип әйтергә була: авыл укучыларын шәһәрнең 4нче мәктәбенә йөртәләр. Мәктәпкә Галимхан Габделхак улы Чуаш Мәнҗесе - Пушкино- Көньяк-Көнбатыш мкр.маршруты буйлап килсә, Дамир Таһир улы Әхмәт һәм Чишмә авылларында яшәүче балаларны йөртә. Мәктәп автобусы руле артында йөрү, әлбәттә, җиңел түгел, шау-шулы, тынгысыз балалар белән эшләп, барлык кешелек сыйфатларын, сабырлык күрсәтергә туры килә. Бүген исә балаларсыз үз эшләрен күз алдына да китерә алмыйлар.

- Без аларга ияләштек инде, ә алар – безгә. Безне башка машина йөртүчеләр алыштырганда, балалар безгә чит кешеләр кирәкми, диләр. Безнең мессенджерларның берсендә хәтта үз группабыз да бар, - дип уртаклашты Галимхан Сәйфетдинов. - Без үз эшебезне яратып башкарабыз. Югыйсә без эшләмәс идек тә.

Дамир Дербышевны һәрвакыт машина йөртүче һөнәренең романтикасы һәм дөньяны күрү мөмкинлеге җәлеп иткән. Үз вакытында ул эшен алыштырып та караган, ләкин күңеле ятмагач, кире кайткан. Фидакарь хезмәт сөю аның гаилә әгъзаларында да теләктәшлек тапмыйча кала алмый, бүген улларының берсе машина йөртү династиясен дәвам итә.

Хәзерге вакытта Нурлат АТПсы карамагында 29 мәктәп автобусы бар. Алар елдан-ел яңарып тора, узган елда гына да 3 яңа автобус кайткан. Гомумән алганда, 60 проценттан артык хезмәт күрсәтүче предприятие автопаркы бай: күптән түгел биредә 43 урынлы «Хендай», шулай ук «Форд Транзит» автобусларын сатып алганнар.

- Нурлат АТПсы пассажирларны шәһәр, шәһәр яны һәм шәһәрара маршрутлар буенча йөртә. Район буенча автобуслар Колбай-Мараса, Чуаш Тимерлеге, Салдакай, Иске Чаллы, Торнаяз юнәлешләрендә йөри. Мәсәлән, Нурлат-Колбай-Мораса маршрутында Кычытканлы, Яңа Әмзәгә кереп чыгу да каралган, - дип билгеләп үтте Нурлат АТП генераль директоры Идрис Кәримов. - Предприятие коллективының төп өлешен 30 елдан артык хезмәт стажы булган хезмәткәрләр тәшкил итә, алар нурлатлыларның ихтирамын казанган. Владимир Чеботарев, Владислав Булатов, Николай Семенов, Евгений Короткин, Миншакир Миңнегулов, Гамир Ардаширов һәм башка бик күпләр – чын профессионаллар. Барлык машина йөртүчеләргә юлларда бары яшел ут кына юлдаш булсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International