Нурлатта Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге утырышы узды

2024 елның 18 октябре, җомга

Кичә Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлегенең чираттагы утырышы булды. Утырышны ачып, Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова көн тәртибен игълан итте. Бу-9 айлык эшкә йомгак ясау һәм 2025 елга эш планына кертеләчәк чаралар турында фикер алышу.

Хисап чорында Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге һәм "Ак калфак" республика татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге тарафыннан зур чаралар үткәрелүен билгеләп үтте Әлфия Салиховна. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросының күчмә утырышы, шулай ук милли тәрбия максатларында үткәрелә торган төрле проектлар, иҗади конкурслар кебек республика конкурслары да бар. Шулай ук күптән түгел Казанда "Татарстанның мәдәни башкаласы" республика конкурсы кысаларында Нурлат җирлегенең мәдәни-иҗади байлыгын тәкъдир итү уңышлы узган. Традиция буенча утырышта активистларга Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Медникова, мәдәният бүлеге начальнигы Рәзилә Әхмәдиева һәм җирле бүлек җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алар арасында Ландыш Игтисамова, Динә Хөҗҗәтова, Ләйсән Зарифуллина, Ильяс Гыйлманов, Гөлнур Маняпова, Гөлнур Галиуллина, Ольга Соловьева, Хафизулла Гыйрфанов, Рузалия Гомәрова бар. Алар үз чиратларында Әлфия Салих кызына хезмәтләрен югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Утырыш традицион чәй өстәле артында дәвам итте.  Мондый формаль булмаган шартларда катнашучылар алда торган эш планы турында фикер алыштылар. Милли, мәдәни, дини, сәяси юнәлештәге чаралар уздыру буенча кызыклы тәкъдимнәр килде.

"Сезнең актив кызыксынуыгыз мине бик сөендерә, сезнең белән киләчәктә дә милләтебезне үстерү өчен нәтиҗәле эшләячәгебезгә ышанам, рәхмәт сезгә", - дип йомгаклады утырышны Әлфия Галәүтдинова.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International