Бүген Айсылу Даутова, барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре кебек үк, үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

2024 елның 13 октябре, якшәмбе

Терлекчелек тармагы хезмәте һич тә куркытмый аны, чөнки әнисе гомере буена – 38 ел сыер савучы булып эшләгән. Айсылу кечкенәдән үк әнисе белән эшкә йөри, фермада эшләргә өйрәнә, ә әнисе каядыр китәргә тиеш булганда, абыйсы белән бергә аның группасын карарга кала торган булалар әле.

- Фермага мәктәптән соң ук килдем. Сыер савучы һөнәрендә менә 1998 елдан бирле эшлим, терлекләрне яратам, шуңа күрә эш авыр түгелдер, - ди Айсылу Рәшит кызы.

Айсылу Даутова эшли башлаганда, шартлар бөтенләй башка була әле, фермаларда сыер савучыларга күп эшне кул белән башкарырга туры килә.

«Южная» агрофирмасына нигез салынгач һәм заманча сөт-терлекчелек комплексы төзелгәч, барысы да күпкә җиңеләя. Монда сыерларны «карусель»дә савалар, барысы да автоматлаштырылган. Бүген комплекста 700 сыер бар, тәүлеккә 16 тонна сөт савыла. Әмма сыер савучылар җитмәү сәбәпле, эшләре  арта төшкән соңгы араларда. Әмма алар шулай ук бердәм эшлиләр, бер-берсенә ярдәм итәләр, шатлыклары һәм мәшәкатьләре дә уртак. Айсылу Даутованың күптән түгел булган уңышы да барысы өчен дә шатлыклы вакыйга булган: республика сыер савучылар конкурсында аны 2нче урын  алып кайтуы белән котлаганнар.

- Дөресен генә әйткәндә, бу конкурста катнашырмын дип уйламаган да идем. Аңа әзерләнмәдем дип әйтергә була. Әлбәттә, гадәти хезмәт булса да, бераз каушатты, никадәр конкурсант һәм жюри әгъзалары алдында чыгыш ясау бөтенләй башка төрле бит, - дип сөйли Айсылу Даутова күптән түгел булган ярыш турында. - Конкурста теоретик биремнәрне чишәргә кирәк иде, ә практик өлештә сыер саву аппаратын сүтеп-җыю каралган иде. Бу кыен түгел, без эшләгән елларда аппарат белән күзләребезне йомып эш итәргә өйрәндек инде. Шулай ук барлык технологияләр буенча да сыер саву осталыгын күрсәттек, бу да кыенлыклар тудырмады. Эш урынындагы кебек үк тиз һәм сыйфатлы эшләргә тырыштым, һәм 2 нче урынны алуымны белгәч, чын-чынлап шатландым. Элек район конкурсларында катнашсам да, республикага беренче мәртәбә.

Чыннан да, 51нче тапкыр үткәрелгән конкурста республиканың 43 районыннан 80 иң яхшы сыер савучы арасында призлы урын алу-зур уңыш. Агрофирмада да мондый профессионалларның нәкъ менә монда эшләве белән чын-чынлап горурланалар. Әлбәттә, җиңүе белән иң җылы котлауларны ул үз гаиләсеннән кабул иткән. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген махсус хәрби операциядә катнашучы улы өчен аерым борчылып яшиләр, аның исән-сау кайтуын түземсезлек белән көтәләр.

...Айсылу Даутова 26 ел инде сыер савучы булып эшли. Бу еллар эчендә ул эшен алыштыру турында бер тапкыр да уйлап та карамаган.

- Туганнарым миңа башка һөнәргә күчәргә тәкъдим итеп караганнар иде, ләкин мин үземне башка һөнәрдә күз алдыма да китерә алмыйм. Берникадәр вакыт бозау караучы булып эшләдем, ләкин моның да минеке түгеллеген бик тиз аңладым. Сыер савучы һөнәре миңа якын, һәм эш булганда мин аны алыштырмаячакмын әле, - ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International