Түбән Чаллыдан Геннадий Герасимовның укытучы булып эшли башлавына быел нәкъ 50 ел тулды

2024 елның 5 октябре, шимбә

Җиңел атлетикамы, чаңгы узышларымы - һәрчак бөтен тирә-якка баш хөкемдарның тавышы яңгырап тора. Аңа бернинди тавыш көчәйткеч тә кирәкми, аның командирларча көчле тавышына балалар да, өлкәннәр дә күнеккәннәр инде. Аның стартта яшь спортчыларны, бигрәк тә иң кече яшьтәгеләрне озатып калуын гына күреп тә, Геннадий Васильевичның үз эшенең чын профессионалы булуын аңлау кыен түгел. Аларның һәркайсы янына килеп, ул дистанциянең нечкәлекләрен аңлата, киңәшләрен бирә. Ә финишта аларны тагын хуплау, юату сүзләре белән каршы ала. Тренер тавышы аның тәрбияләнүчеләренә аеруча якын. «Сезнең тавышны ишеткәч, көчебез арта", - диләр алар. Үзара  ягымлы итеп «Васильич» дип тә йөртәләр. Моңа укытучы һич тә үпкәләми. Балалар аны ярата һәм хөрмәт итә, димәк.

...Педагог һөнәренә ул Түбән Чаллы мәктәбенең физкультура укытучысы Ирина Сәмәрханова үрнәгендә килә. Спорт формасының нәрсә икәнен дә белмәгән авыл малайларын спортка тарта, чаңгыга өйрәтә, район ярышларына йөртә башлый. Тәтеш педучилищесын тәмамлаганнан соң, армиягә киткәнче, Геннадий Герасимов берничә ай Ялаур мәктәбендә эшләп өлгерә. Армиядән соң, берничә ел Югары Нурлат мәктәбендә эшли, аннан инде бөтен тормышы туган авылы Түбән Чаллы белән бәйле. 2011 елда мәктәп ябылганчыга кадәр балаларга физкультура дәресләре укыта, ун елдан артык аның директоры була.

- Авыл мәктәбе ябылганнан соң сакчы булып эшләдем. Ләкин бик тиз аңладым, бу минеке түгел. Ярты елдан спорт мәктәбенә тренер булып урнаштым һәм яңадан балалар белән эшли башладым, – ди Геннадий Васильевич.

Бүген ул - "Ледок” спорт мәктәбе тренеры. Нәкъ менә Геннадий Герасимов тырышлыгы белән авыл мәктәбе буш тормый, атнага берничә тапкыр элеккечә балалар тавышына күмелә. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, балалар тренерлары җитәкчелегендә саф һавада йөгерү, чаңгы белән шөгыльләнәләр, ә башка көннәрдә тренировкаларны мәктәп спорт залында узалар, биредә волейбол, баскетбол, өстәл теннисы уйныйлар. Бүген тренер җитәкчелегендә ике төркемдә 15әр бала шөгыльләнә. Күрше Иске Чаллы мәктәбендә укып кайтканнан соң, алар үз авылларындагы мәктәпкә, Геннадий Васильевич янына ашыгалар, чаңгы, йөгерү буенча район ярышларында да – алар лидерлар рәтендә.

  • Үземне алыштырырлык кеше килгәнче эшләрмендер әле. Сәламәтлегем мөмкинлек биргәндә балалар белән шөгыльләнәчәкмен. Әгәр алар бирегә йөрмәсәләр, нәрсә белән шөгыльләнерләр соң? - ди үзе бу уңайдан Геннадий Васильевич.

Менә шулай аның бөтен тормышы авыл балалары турында кайгыртып уза. Балачактан спорт белән шөгыльләнгән авыл укучыларының күбесе спорттан гомерләре буена аерылмыйлар, үз балаларында да аңа мәхәббәт тәрбиялиләр. Укытучылары үрнәгендә физкультура укытучысы булып китүчеләр дә бар. Шуларның берсе-Иске Чаллы мәктәбендә эшләүче Любовь Живодерова.

- Геннадий Васильевич безне 7нче сыйныфтан укыта башлады. Аның киңәше буенча физкультура техникумына укырга кердем. Менә инде 43 елдан артыграк коллегалар инде без. Геннадий Васильевичка тренировкаларга йөрүче балалар - минем дә укучыларым, мин аларда физкультура дәресләре алып барам. Без эштә дә киңәшләшеп эшлибез. Таләпчән, балаларга бөтен күңелен биреп  эшли торган педагог, минем хөрмәтле остазым ул. Нәкъ менә аның кебекләр турында, укытучы булып туган диләр, - ди Любовь Аркадьевна. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Любовь Аркадьевна һәм Геннадий Васильевич – туганнар. Герасимовлар нәселенең гомуми педагоглык стажы 185 ел исәпләнә бүгенге көндә.

Ә Геннадий Васильевич һәрвакыт хәрәкәттә, тренер һәрчак алда булырга тиеш дип саный, шуңа күрә, мөгаен, яхшы физик формада, күтәренке кәефтә. Аның ярдәмендә спортка балалар гына түгел, өлкән буын кешеләре дә тартыла. Һәм алар барысы да яраткан «Васильич»ның әле озак еллар балалар арасында калуын телиләр. Ул эшләгәндә, авыл мәктәбендә ут сүнмәячәк әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International