Нурлатта “Безнең ишегалды" программасы кысаларында төзекләндерелгән йорт ишегалларын ачу сезоны башланды

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Мәктәп урамындагы берничә йортны берләштергән ишегалды тантаналы рәвештә ачылды.

Район үзешчәннәре башкаруындагы җырлар астында йортларда яшәүчеләр подрядчылар «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндергән ишегалдын кабул итте. Биредә уен комплекслары булган балалар мәйданчыгы, заманча эскәмияләр барлыкка килде.

Мәктәп урамындагы 11, 14 һәм 16нчы йортларда яшәүчеләрне шундый вакыйга белән Нурлат районы башлыгы урынбасары Иван Захаров котлады.

«Сезнең ишегалдына да шундый искиткеч программа килде, саклагыз», – диде ул, республикада кешеләргә кирәкле программаларны гамәлгә ашырганы өчен Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен белдереп.

Биредә үк «Торак» идарәче компаниясе җитәкчесе Лариса Фадеева актив яшәүчеләргә бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International