Татарстанның Россельхозүзәгендә көзге чорда көзге культуралар чәчүлекләрендә чүп үләннәренә каршы көрәш төрләре турында сөйләделәр

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Республикада бер атнада көзге бөртекле культуралар чәчүлекләре 10,8 мең га мәйданда чүпләнүгә тикшерелгән. Бу хакта «Россельхозцентр»ның Татарстан филиалында хәбәр иттеләр.

"Көзге бөртекле культуралар чәчүлекләрен безнең белгечләр тикшерде. Агымдагы елның 20 сентябренә булган мәгълүматларга караганда, чүп –ләннәре 6,8 мең га яисә тикшерелгән мәйданнарның 63% күзәтелә», - дип төгәлләштерде «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.

Көзге бөртекле культуралар чәчүлекләрендә чүп үләннәренең зарарлылыгының икътисадый чиге:

- кышлаучы үсемлекләр  – квадрат метрга 12 данә,

- күпьеллык икепочмаклылар  – бер квадрат метрга 3 данә.

«Россельхозцентр» филиалында исәпләүләренчә, кышлаучы чүп үләннәрне бетерү өчен сентябрь һәм октябрь айларында көзге бөртекле культураларны 3-5 фазада чәчүлекләрне гербицидлар белән эшкәртү зарур. Бу эшне һава температурасы +10С тан түбән булмаганда башкарырга киңәш ителә.

Шуны истә тотарга кирәк: көзен гормональ гербицидлар (2,4-Д, МЦПА, клопиралид, пиклорам, дикамба һ.б.) куллану уҗым культураларының кышка чыдамлыгын киметә.

Гүзәл Хөсәенова билгеләп үткәнчә, үсемлекләрнең фитотоксиклыгын киметү һәм кышка чыдамлыгын арттыру өчен гербицидларның бак катнашмасына биофунгицидлар, микробиоашламалар һәм микроашламалар өстәргә киңәш ителә.

 

Белешмә. Республикада 20 сентябрьгә көзге культуралар 2025 ел уңышы өчен 445,2 мең га (фаразга карата 90%) мәйданда чәчелгән. Чәчүлекләр шытымнар – 2-3 яфрак – тармаклану фазасында.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International