Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев “Нурлат районының ТКХ идарәче компаниясе»ндә булды, анда коммуналь хуҗалык хезмәтенең, аерым алганда, аның техникаларының кышкы чорга әзерлеге белән танышты.
Ул техникаларның һәр берәмлеген, тагылма җайланмаларны карап чыкты, машина йөртүчеләр, тракторчылар белән әңгәмә корды. Идарәче компания җитәкчесе Илгиз Сафиуллин әйтүенчә, кышкы чорда 12 берәмлек техника эшли, кирәк булганда читтән дә техника җәлеп ителәчәк, тиешле күләмдә ком-тоз катнашмасы әзерләнәчәк, территорияләрне җыештыруга 13 эшче җәлеп ителәчәк.
"Техника, нигездә, кышка әзер: ремонтланган, техник карау узган. Ышанам ки, бу кышны тотрыклы режимда үткәрәчәкбез, кар яуганнан соң кар вакытында чыгарылачак. Техник мәсьәләләрне планлы хәл итәчәкбез, идарә итү кампаниясен техник яктан да, белгечләр белән дә ныгытачакбыз. Шәһәрдә чисталык урнаштыручы буларак торак-коммуналь хезмәт хуҗалыгын төп оешма дип саныйм. Һәм без аны көчәйтергә, ныгытырга тиеш", - диде Дамир Ишкинеев.