Кече һәм урта бизнес вәкилләренең Дамир Ишкинеев белән мондый форматта очрашуы икенче тапкыр узды.
Башта катнашучылар Николай һәм Наталья Блиновларның теплица комплексы белән танышты.
"Бүгенге көндә бездә кышка әзерлек бара. Без үсемлекләрне чүп үләннәреннән чистартабыз, эшкәртәбез, кышларга куячакбыз. Сентябрь ахырында шәһәр буенча көзге чәчәк утырту планлаштырылган", - дип уртаклашты Наталья Блинова.
Әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте, анда эшмәкәрләр бер-берсен якыннанрак белделәр, үз бизнеслары турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында шулай ук иҗтимагый мәсьәләләр турында да фикер алыштылар, салым законнарындагы үзгәрешләр турында да сүз чыкты.
Дамир Ишкинеев катнашучыларга очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм район җитәкчелегенең эшмәкәрләргә һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер булуын билгеләп үтте.