Дамир Ишкинеев объектларны капиталь ремонтлау һәм төзү буенча күчмә киңәшмә уздырды

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Нурлат районы Башлыгы «Заречный» балаларны савыктыру лагерен төзү эшләренең барышы белән танышты.

Хәзерге вакытта биналарның каркаслары монтажланган, тышкы суүткәргеч, канализация, электр белән тәэмин итү, спорт мәйданчыкларын төзү эшләре тәмамланган, шулай ук стеналарны һәм түбәләрне монтажлау буенча әзерлек эшләре бара.

Кариев урамындагы бульварны төзекләндерү буенча бүгенге көндә кече архитектура формаларын монтажлау, койма һәм спорт җиһазлары урнаштыру, шулай ук электр яктырту эшләре алып барыла.

Быел шәһәрнең 8нче мәктәбендә яңа спорт залы төзелә. Бүгенге көндә объектта диварлар: цоколь, тышкы диварлар, эчке диварлар һәм бүлмәләр төзелә.

Дамир Азат улы шулай ук "Ледок" хоккей спорт мәктәбендә капиталь ремонт эшләре барышы белән танышты. Бүгенге көнгә объектта эшләр башкару гомуми күләмнең 66% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International