«Нурлат-информ» коллективы гриппка каршы вакцина ясатты

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Нурлат районы массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре эш урынында гриппка каршы вакцина ясатты.

«Нурлат-информ»да «Прививка яса – үзеңне һәм якыннарыңны сакла» дигән традицион профилактик акция узды. Бу юлы да коллективка радио хезмәткәрләре кушылды.

"Гриппка каршы прививканы ел саен ясатам, авыру үтеп китсен өчен, әгәр авырсам да, ул җиңел формада узачак. Ел саен гриппка каршы лаеклы ялдагы әти-әнием дә вакцина ясый. Прививканы яхшы кичерәм, бернинди дә начар нәтиҗәләр күрмәдем”,-дип уртаклашты “Нурлат-информ"ның веб-мөхәррире Лилия Исаенкова.

Башкалар да шундый ук фикердә.

"Безнең коллективта күптән инде шундый традиция бар. Һәр көз Нурлат үзәк район хастаханәсе медицина хезмәткәрләренең күчмә бригадасын прививканы эш урынына килеп ясарга чакырабыз. Вакцинация  авыруның авыр агымы куркынычын киметүен яхшы  аңлыйбыз,” – дип билгеләп үтте “Нурлат-информ " җитәкчесе Сирень Сәмәрханова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International