Бу якшәмбедә сәламәтлек сагында торучы кешеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк

2024 елның 15 сентябре, якшәмбе

1922 елда әлеге дата һөнәри бәйрәм буларак теркәлгәндә служба санитар-эпидемиологик дип атала торган булса да, хәзер Нурлатта аны хаклы рәвештә Роспотребнадзорның территориаль бүлеге һәм «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» Федераль дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесе филиалы коллективлары билгеләп үтә.

– Аның составына безнең ул чактагы Октябрь, шулай ук Тельман, Алексеевск, Беренче Май (хәзерге Чирмешән) һәм Аксубай районнары керә, – дип таныштырды Роспотребнадзорның территориаль бүлеге башлыгы Гүзәл Әхмәтҗанова. – 1950 елның маенда, Нурлатта район санэпидстанциясе оештырылгач, беренче баш табиб Галина Константиновна Сочкова эшли башлый. Ул елларда санэпидстанция район Башкарма комиты агач бинасының икенче катындагы бер кабинетта урнашкан була, аннан соң мәчетнең элеккеге бинасына күченә.

Яңа бина исә 1974 елда хуҗалык ысулы белән төзегәннәр, хезмәт белән ул вакытта Любовь Кармальская җитәкчелек итә. Мәсәлән, яңартылып, санэпидстанция йөзен үзгәртә: 90нчы елларда баш табиб Ильяс Әндаров җитәкчелегендә стационар дезкамералы дезинфекция блогы төзелә, 2005 елда-хезмәтне үзгәртеп кору нәтиҗәсендә Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге һәм «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» филиалы оеша. Яңа хезмәтләр составына Нурлат, Аксубай, Әлки һәм Чирмешән районнары керә.

– Территориаль бүлек 110 меңнән артыграк кешене колачлый, - ди Гүзәл Әмир кызы. - Бүлек халыкны иммунлаштыру, балаларның җәйге ялларының санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү, мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү, эчә торган суның сыйфатын яхшырту буенча зур эшләр башкара...

 

Территориаль бүлек коллективы нигезен чын профессионаллар тәшкил итә. Өч ел элек бүлекне җитәкләгән Гүзәл Әхмәтҗанова җитәкчелегендә инновацион идеяләр кертүче чын энтузиастлар: баш белгеч-экспертлар Алмас Абзалов, Алсу Әбделганиева, Андрей Тимирясов, белгеч-эксперт Светлана Фадькина, 1 разрядлы өлкән белгечләр Мария Сулиманкина, Ираида Абзалова, шулай ук 2 разрядлы Гүзәл Исмәгыйлева, Инга Гардфельдер хезмәт куялар.

«Гигиена һәм эпидемиология үзәге» филиалы белән 2005 елдан Илдус Әхмәтҗанов җитәкчелек итә. Ул бүгенге көндә мөһим мәсьәләләрне чишү белән бергә йогышлы авыруларны кузгатучы бактерияләрне, һава, туфрак, ашамлыкларда зарарлы химик матдәләрне ачыклауның яңа методикаларын үз вакытында үзләштерү дә актуаль, дип саный.

- Бүгенге көндә лаборатория заманча җиһазланган, соңгы өч елда учреждение штаты яшь табиблар һәм биологлар белән тулыланды. Безнең белгечләр 86 яңа методиканы гамәлгә керттеләр, - диде Илдус Рифгатович, хезмәт белгечләренең  иҗади һәм үзенчәлекле кешеләр булуын, алар кулланучыларның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү һәм хокукларын яклау тарихына әле шактый истәлекле битләр язарга сәләтле икәнлеген билгеләп үтте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International