Нурлат урманчылары бу көннәрдә быел һәм соңгы берничә елда утыртылган мәйданнарны инвентарьлаштыру белән мәшгуль. Чияле Алан участок урманчылыгы урманчысы Елена Архипова бу эшне аеруча игътибар белән башкара. Эш арасында Лубян урман-техника көллиятен быел гына тәмамлап, мастер булып эшли башлаган Антон Васюткинга киңәшләр бирергә өлгерә.
- Үсенте өске бөресе тере булганда гына исәпкә алына. Һәр үсентене рәттән санап, аларның үсеп китү процентын исәпләп чыгарабыз. Әгәр күрсәткеч 85 проценттан түбән булса, димәк, өстәмә рәвештә үсентеләр утыртырга туры киләчәк. Әгәр 25 проценттан кимрәк булса, бу урман культуралары исәптән төшереләчәк, - ди ул.
Урманчылар ел саен – көзен урман культуралары утыртылганнан соң беренче, өченче һәм бишенче елларда инвентарьлаштыру үткәрә, бу киләсе елга эш планын билгеләү өчен кирәк. Быел Нурлат урманчылыгында 200ләп гектар мәйданда инвентарьлаштыру үткәрү планлаштырыла.
- Инвентарьлаштыру бу культуралар урман белән капланган мәйданнарга күчерелгәнчегә кадәр алып барыла. Төрле культуралар өчен аның вакыты төрлечә. Мәсәлән, наратлар 5 елдан күчереләчәк. Каеннар гадәттә иртәрәк – 2 яки 3 елдан да күчерелергә мөмкин. Барысы да культураларның ничек үсеп китүеннән, аларның куелыгы һәм биеклегенә бәйле, - дип дәвам итте Елена Александровна.
Урман тармагында ул инде 20 елдан артык эшли, башта мастер, соңгы ике елда урманчы булып эшли. Сораулар туса, гомуми стажы 30 елдан артык булган шуның 20 елын урманчы булып эшләүче коллегасы Наилә Сафиуллина белән киңәшә. Ул җитәкләгән Мамык кишәрлеге урманчылыгында бу көннәрдә дә әһәмиятле эш алып барыла-киләсе елда урман культуралары утырту өчен туфрак әзерләү эше бара. Моңа кадәр печән чабу өчен билгеләнгән участокта Виктор Матвеев тракторыннан соң тирән буразналар кала, киләсе язда монда питомникта орлыктан үстерелгән ике еллык нарат үсентеләре утыртылачак.
- Проект буенча рәт араларының киңлеге 3,5 метр, үсентеләр арасындагы ара 70 сантиметр булырга тиеш. Шулай итеп, һәр гектарда 4081 үсенте утыртылачак. Бу участокта да нарат утыртырбыз, - диде Наилә Сафиуллина. - Көздән 10 гектарда туфракны агач утырту өчен әзерлибез. Район буенча барлыгы 61 гектар җир әзерләнәчәк.
Урманчы булу җиңел түгел. Бигрәк тә хатын-кызга. Урманнарны хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен саклау һәм үрчетү, аларны рациональ һәм сакчыл файдалануны тәэмин итү өчен урманчыларга күп эшләргә туры килә. Ләкин Наилә Касыймовна белән Елена Александровна бу эш белән чын күңелдән шөгыльләнәләр, үз эшләрен яраталар, тармакка килүче яшьләргә дә шул ук сыйфатларны сеңдерергә тырышалар.
- Нурлат урманчылыгында «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру буенча да максатчан эш алып барыла. Ул янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдыруны, урманнарны ясалма торгызуны, агротехник чараларны, янгын куркынычсызлыгын һәм урман янгыннарын мониторинглауны һәм башка мөһим чараларны үз эченә ала,– диде Нурлат урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Рөстәм Галиев.
Ә бу көннәрдә Урман хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең көзге этабына кушылдылар. Ул ике ай, 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Октябрьдә агач утырту буенча «Урманнарны саклыйк» Бөтенроссия акциясе узачак. Әлбәттә, Нурлат урманчылары җитәкчелегендә быел да нурлатлылар бу акциягә бердәм кушылачак. Республикада иң урманлы дип саналган районыбыз өчен урман һәрвакыт төп байлык булды һәм шулай булып калачак та.