Мәктәп укучыларына һәм персоналына янаган көчле төтен барлыкка килде, шулай ук бинаның бөтен мәйданына янгын чыгу куркынычы туды.
Янгын турында хәбәр итүнең беренче тавышлары вакытында укучылар һәм мәгариф учреждениесе коллективы оешкан төстә бинадан эвакуацияләнде. Уйдырма буенча өч егет өченче катта калган. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр аларны автолестник ярдәмендә коткарган, бер үк вакытта берничә юнәлештән янгынны локальләштергән һәм сүндергән.
"Объект катлаулы, монда укучылар, персонал күп. Өйрәнүләр, беренче чиратта, коткаручыларның шәхси составы үз гамәлләрен камилләштерсен өчен кирәк. Бу объектны алар теория өлешендә өйрәнгәннәр, янгын гидрантларының кайда булуын, су чыганакларының кайсы яктан булуын беләләр. Бүген алар бу белемнәрне гамәлдә кулландылар. Бу өйрәнүләр мәктәп укучылары, педагоглар өчен дә бик файдалы, бу бинадан имин эвакуация күнекмәләрен хәтердә яңарту өчен тагын бер мөмкинлек», – дип сөйләде 125нче янгын сүндерү-коткару бүлеге начальнигы Инсаф Хәйруллин.
Өйрәнүләргә барлыгы 3 берәмлек техника һәм бүлекчәләрнең 20 ләп шәхси составы җәлеп ителде.
"Мондый укуларны үткәрү бик мөһим, – дип билгеләп үтте гимназия директоры Хәлим Алимов. – Быел бездә үзләрен ничек тотарга, мондый ашыгыч хәлдә нишләргә икәнен әлегә белмәгән беренче сыйныф укучылары күп. Шуңа күрә күнегүләр үткәрергә кирәк".