Бу хакта «Россельхозцентр»ның Татарстан филиалында хәбәр иттеләр.
Сентябрьнең беренче атнасында учреждение белгечләре тычкан сыман кимерүчеләр оялаган көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап тикшерде.
"Эш 3,9 мең гектар мәйданда башкарылды. Тычкансыман кимерүчеләрнең оялары 0,5 мең гектарда яки тикшерелгән мәйданның 12%нда ачыкланган. Уртача саны-гектарга биш оя. «Максималь күрсәткеч-Саба районында 30 гектар көзге арышның гектарына сигез оя туры килә», - дип сөйләде «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.
Моннан тыш, тычкансыман кимерүчеләрнең оялары 0,35 мең га яисә тикшерелгән күпьеллык үләннәр мәйданының 16%нда ачыкланган. Уртача саны-бер гектарда сигез оя. Гектарга иң күп 11 оя Чүпрәле районында 215 га үзгәрүчән люцерна басуында ачыкланган.
Учреждениедә көзнең беренче ике аенда җылы һава торышы һәм азык базасы булу тычкансыман кимерүчеләрнең үрчүенә, аларның оялавына һәм көзге бөртекле культураларда зарарлавына ярдәм итәчәк, дип кисәтәләр. Көзге культуралар чәчүлекләрдә, бакчаларда – гектарга 30 оя, күпьеллык үләннәрдә – гектарга 70 оя зарар салуның икътисадый чиге. Гүзәл Хөсәенова билгеләп үткәнчә, чәчүлекләрдә тычкансыман кимерүчеләргә каршы парланган бөртек + Изоцин кулланырга киңәш ителә. Препаратның нәтиҗәлелеге 90%ка һәм аннан да күбрәккә җитә.
«Россельхозцентр»ның Татарстан филиалы мәгълүматларына караганда, республикада 6 сентябрьгә көзге культуралар 2025 ел уңышы өчен 293,9 мең га мәйданда чәчелгән – бу фаразга карата 58%.
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы.
Телефон: (843) 277-88-80.