Казанда махсус хәрби операция уздырылу зонасында һәлак булган сугышчының балаларына белем көне алдыннан бүләкләр тапшырылды

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында махсус хәрби операция зонасында хәрби хәрәкәтләр барышында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре катнашында чара узды.

 

Биредә республиканың милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре алар өчен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен үткәрде. Акциядә рус милли-мәдәни берләшмәсенең Юлия Магарина җитәкчелегендәге Нурлат бүлекчәсе вәкилләре дә катнашты.

Чакырылганнар арасында махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Төрнәс авылыннан Александр Рябовның балалары Юлиана һәм Валерия дә бар иде. Балалар белән ТР Дәүләт Советы һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин очрашты.

"Чараның тантаналы өлешендә кунакларны Ассамблея һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты җитәкчеләре сәламләде, иҗат коллективлары чыгышы булды, ә финалда СВОда һәлак булган геройларның гаиләләренә бүләкләр – балалар өчен мәктәп җыелмалары тапшырылды. Тагын рус милли-мәдәни берләшмәсеннән аерым бүләкләр дә булды", - дип уртаклашты Юлия Магарина.

Акция кысаларында биредә шулай ук өлкәннәр өчен «Маскировка челтәрләре үрү» һәм балалар өчен «Солдатка хат» мастер-класслары узды, алар СВОда булган сугышчыларга терәк хатлары яздылар.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Ассамблея һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йортының “Үз геройларыбызга ярдәм итик" социаль проекты кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International