Район башлыгы Дамир Ишкинеев «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә кушылды

2024 елның 23 августы, җомга

Бүген «Театр» скверы сәхнәсендә 10 яшь нурлатлыга ел саен үткәрелә торган хәйрия акциясе кысаларында мәктәп портфельләре бүләк иттеләр.

Күп балалы, аз керемле гаиләләрдәге, шулай ук СВОда катнашучыларның балалары август педагогик конференциясендә катнашты. Биредә район Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Йолдыз Хисамиева аларга уку өчен кирәкле мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.

"Сезне якынлашып килүче уку елы белән котлыйм. Укуыгызда зур уңышлар, яхшы билгеләр алыуыгызны, күтәренке кәеф белән белем алуыгызны телим", - дип котлады Дамир Азат улы.

Яңа бүләкне кечкенә нурлатлы  Анна Павлухина да шатланып кабул итте.

"Мондый бүләк алуыма бик шатмын, зур рәхмәт. Бишлегә генә укырга тырышырмын", - дип вәгъдә итте ул.

Рәхмәт сүзләренә кызның әнисе Татьяна Павлухина да кушылды. Ул билгеләп үткәнчә, мондый бүләк бик кирәк иде, шуңа күрә аңа алар кызы белән икеләтә шатландылар.

Портфельләрне тапшыру истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International