Эксперт: Татарстанда чөгендер уңышы мул булыр дип көтелә

2024 елның 20 августы, сишәмбе

«Россельхозцентр»ның Татарстан филиалы белгечләре республика районнарындагы шикәр чөгендере кырларына мониторинг уздырды.

Чәчүлекләрне сайлап тикшерү күрсәткәнчә, 16 августка әлеге кыйммәтле техник культураның уңдырышлылыгында һәм андагы шикәр күләмендә уңай динамика күзәтелә.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова: «Безнең республика кырларында шикәр чөгендере -  татлы тамыр үсү фазасында. Августның икенче яртысы башында тамырның уртача авырлыгы 386,3 грамм, уңдырышлылык – 429,7 ц / га".

 

Гүзәл Хөсәенова шулай ук билгеләп үткәнчә, татлы тамырның иң зур авырлыгы Көнчыгыш Кама аръягында күзәтелә – 457 г (Зәй районының «Зәй» агрофирмасы), ә шикәрлелекнең иң югары күрсәткече Идел алды зонасында – 15,3% (Буа районының «Авангард» ҖЧҖ).

Мәгълүм булганча, Татарстан 2023 ел йомгаклары буенча Россиядә шикәр чөгендере җыю буенча иң алдынгы 10 төбәк исемлегенә кергән – республикада узган ел 1 млн 630,2 мең тонна татлы тамыр үстерелгән. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренә караганда, Татарстанда шикәр белән тәэмин ителеш күрсәткече республиканың һәр кешесенә исәпләгәндә нормадан 300% тан артыграк тәшкил итә.

Белешмә. Татарстанда 2024 елда шикәр чөгендере мәйданы 55,6 мең га тәшкил итә. Шикәр чөгендере республиканың 11 районында үстерелә. Болар-Апас, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнары. Шул ук вакытта татлы тамырның иң зур мәйданы Буа районында – монда шикәр чөгендере 10,5 мең гектарга якын мәйданны били.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы.

Фоторәсем "Нурлат-информ" архивыннан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International