Нурлатта Халыкара яшьләр көненә багышланган чаралар узды

2024 елның 18 августы, якшәмбе

Кичә нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары үзәк мәйданда узган бәйрәм чараларында катнашты.

Аларга сәламләү сүзе белән Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев мөрәҗәгать итте. Биредә, «Театр» скверында, Дамир Азат улы катнашында район яшьләре арасында активистларны хөрмәтләү булды.

«Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге» методисты Әлфия Билданованы республиканың яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Мактау грамотасы белән билгеләп үттеләр. Кайбер нурлатлыларга актив гражданлык позицияләре, районның волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен Нурлат муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүләкләү тантанасында район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Эльнара Азизова да катнашты.

Чара Нурлат районы үзешчәннәре башкаруында концерт номерлары белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International