Нурлаттан Маһирә Гафурова төзелеш тармагына 42 ел гомерен багышлаган

2024 елның 17 августы, шимбә

Маһирә Абдуразаковна -төзүчеләр династиясеннән: әти-әнисе үз вакытында Ташкент шәһәре төзеклешенә зур өлеш керткәннәр һәм үз балалары өчен Һөнәргә тугрылык үрнәге булганнар.

- Әлбәттә, минем алар эзе буенча баруымны белгәч, әти мине туктатырга тырышып карады. «Кызым, син бит хатын – кыз, төзелеш өлкәсендә эшләү авыр, эш көне дә нормсыз», - диде ул. Мин төзүчегә кияүгә чыгачакмын, дидем, - дип сөйләде Маһирә Гафурова.

Аның сүзләре тормышка ашкан булса кирәк. Ул үзенә сөйгән яр итеп сайлаган Юныс Минхәер улының язмышы төзүче һөнәре белән тыгыз бәйләнгән. Бүген Гафуровларның гаилә эшен уллары Рәсүл һәм Рөстәм дәвам итә. Оныклары – 11 яшьлек Сафия һәм 9 яшьлек Кәрим дә кызыксыну белдерә икән. Ул бервакыт якыннарына: «Әбием кебек инженер-сметачы булачакмын»,-дип әйткән.

-Мин Ташкентның  ирригация инженерлары институтында инженер-гидротехник белгечлеге алдым. Диплом алган көнне әти янына дусты-Витя абый Волков килгән иде. Ул миңа сметачы теләсә кайсы урында, теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы яшьтә икмәктән өзелмәс дип, инженер-сметачы һөнәрен сайларга киңәш итте. Шулай итеп, аның җиңел кулы белән мин инженер-сметачы булып киттем һәм бүген дә яраткан эшемне бөтен күңелемне биреп башкарам. Шул вакытан бирле мәрхүм Витя абыйны рәхмәт белән искә алмаган бер генә көнем дә юк.

Гаилә Нурлатка 20 ел элек күченеп кайта. Шушы вакыт эчендә Маһирә Гафурова кулы аша дистәләгән йортлар, Нурлатның үзәк паркы, терлекчелек комплекслары төзү һәм капиталь ремонтлауга кагылышлы документлар узган...

– Бу объектлар яныннан узганда, мин зур горурлык хисләре кичерәм, төзелеш эшенә үз өлешемне кертүемә шатмын, - дип уртаклашты ул. «Полимер» предприятиесендә эшләүче Маһирә Абдуразак кызының хезмәте лаеклы бәясен дә ала. Төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм чарасында район башлыгы Дамир Ишкинеев аңа ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Аны бу уңышы һәм һөнәри бәйрәме белән котларга барлык якыннары җыелды. Хәер, төзүчеләр көнен бергә бәйрәм итү Гафуровлар өчен күптән инде гаилә традициясенә әверелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International