Бүген Нурлат шәһәренең Түбән Нурлат микрорайонында 2024 елның беренче яртыеллыгындагы эш йомгаклары буенча халык җыены узды. 3нче территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлеге турында Айрат Гәрәев хисап доклады белән чыгыш ясады. Биредә аның җитәкчелегендә микрорайонны төзекләндерү буенча актив эш алып барыла.
Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Николай Липатов Нурлат районының социаль-икътисади үсеше турында доклад белән чыгыш ясады.
Очрашу азагында микрорайонда яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сораулар буенча җентекле аңлатмалар алды.