Кычытканлыда мәчет ачылуга 30 ел тулуын билгеләп үттеләр

2024 елның 6 июле, шимбә

Рәсми өлеш “Тынычлык” ял паркында узды. Чарага җыелган авыл халкын, шулай ук кунакларны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады. Ул ярдәмнәре белән авылның үзгәрүенә өлеш керткән спонсорларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әйтик, узган ел биредә ял паркы төзелгән һәм төзекләндерелгән, мәчет капиталь ремонтланган.

"Бу мәчет тагын мең ел торсын. Барыгызга да сәламәтлек, тыныч күк, бердәмлек һәм иминлек телим", - диде Дамир Азатович. Имам Сөләймән хәзрәт Мотаһировка, шулай ук авылның иҗтимагый тормышында актив катнашкан авыл халкына рәхмәт хатлары тапшырды, мәчеткә шамаил бүләк итте.

Бәйрәмгә дип хөрмәтле кунаклар да кайткан. Мәсәлән, Кычытканлы авылында туган, танылган татар әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының халык язучысы, профессор Тәлгать Галиуллин авылда бер генә мөһим вакыйганы да калдырмый. Һәм, әлбәттә, һәр кайтуында җирле мәчеткә дә килә.

"Мин - Кычытканлының өлкән буыны вәкилләренең берсе. Авыл тарихы, мәчет төзелешенә кагылышлы күп вакыйгаларның шаһиты. Әгәр авыл халкының тырышлыгы, аларның дини рухы көчле булмаса, мәчет булмас иде. Мин күп кенә авылларда булам, ләкин Кычытканлыдагы кебек мәһабәт иман йортын бик сирәк очраттым. Дини тормышны саклап яшәгән авылдашларыма һәм спонсорларга рәхмәт белдерәсем килә», – дип билгеләп үтте Тәлгать Нәби улы. Мәчеткә бүләк итеп ул Коръән алып килгән.

Авыл халкын бәйрәм белән шулай ук район мөхтәсибе вазыйфаларын башкаручы Якуб хәзрәт Сәлахетдинов тәбрикләде. Ул билгеләп үткәнчә, күптән түгел Нурлат районында 36 тата зираты торышы тикшерелгән, һәм алар арасында чисталык буенча иң үрнәкләре – Кычытканлыда.

"Бу да имамның уңышлы эшчәнлеге турында сөйли", диде ул.

Кече Ватаныбызның киләчәге өчен кайгыртучы һәм аның үсешенә зур өлеш кертүче авыл спонсорларына хөрмәт сүзләре белән ул Илнур Сәлаховка, Рафик Мифтаховка, Айрат Мотаһировка, шулай ук Сөләймән хәзрәт Мотаһировка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Кычытканлы авыл җирлеге башлыгы Фалис Сабиров та авылдашларына котлау сүзләрен һәм җылы теләкләрен җиткерде. Ул иман йорты төзелешенең башлангычында торган мәчетнең беренче имамы Сөләймән ага Хәсәновның керткән өлешен билгеләп үтте, аңа авыл җирлеге башкарма комитетыннан Рәхмәт хаты тапшырды.

"Авылда элек-электән ике мәчет булган. Берсе 1957 елда янган, икенчесенең манарасы 40нчы еллар башында ук җимерелгән. Берничә дистә ел без иман йортыннан башка яшәдек. Колхозның элеккеге рәисе Җәүдәт Нургалиев инициативасы белән 1991 елның ахырында мәчет төзелә башлады. Эшләр 3 ел дәвам итте һәм 1994 елда мәчетебез мәхәллә кешеләре өчен үз ишекләрен ачты», – дип сөйләде Сөләймән ага Хәсәнов.

Чарада Сөләймән хәзрәт Мотаһиров кычытканлылыларга мәчеткә “Ихлас” исемен бирергә тәкъдим итте. Авыл халкы бу идеяне хуплап кабул итте. Шулай итеп, 30 еллыгын билгеләп үткән көнне мәчеткә исем дә бирелде.

Бәйрәмнең рәсми өлеше ахырында авылның барлык халкына мәчетнең 30 еллыгы хөрмәтенә чыгрылган истәлекле чынаяклар бүләк ителде. Оештыручылар чара кунакларын хуш исле пылау һәм кайнар чәй белән сыйлады. Аннары авылның ир-атлары  мәчеткә юл тотты. Монда алар Руслан хәзрәт Фәрхетдинов башкаруында вәгазьләр тыңлады, намаз укыды.

Шул вакытта авыл мәдәният йортында бәйрәм концерты башланды. Кычытканлылар каршында якташыбыз, танылган татар җырчысы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова чыгыш ясады, Нурлат районының үзешчән артистлары да үзләренең музыкаль номерларын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International