Кичә шәһәрнең 4нче мәктәбендә Кормыш, Яшьлек, Көнбатыш, Көньяк-Көнбатыш микрорайоннарында яшәүче гражданнар җыены булып узды.
Очрашуда район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин нурлатлыларны Башкарма комитетның 2024 елда төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча башкарган эшләре белән таныштырды, агымдагы елга бурычлар турында сөйләде.
Шулай ук «Городок» ҖЧҖ директоры Рөстәм Сафиуллин һәм 8нче «Кормыш» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Роза Ханеня да үз эшләре турында җентекләп сөйләделәр. Рөстәм Ниязович проблемалы мәсьәләләрне дә җиткерде, алар нигездә канализация системасының көнкүреш чүп-чарларын ташлау аркасында тыгылуы белән бәйле. Ул шулай ук 2025 елга планнар белән дә уртаклашты.
Микрорайоннарда яшәүчеләр шулай ук халык тормышын тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләренә дә сорауларын бирделәр. Аларның кайберләренә шунда ук җавапларны да алдылар. Шәхси характердагы һәм микрорайондагы барлык гражданнарны борчыган сораулар да булды. Район Башлыгы Дамир Ишкинеев аларны үз контроленә алды.