Махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыклары турындагы документлар Нурлат архивында сакланачак

2024 елның 5 июле, җомга

2023 елның июлендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин төбәк җитәкчеләренә Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар турында истәлекне саклауга юнәлдерелгән чаралар күрергә кушты. Бу йөкләмә нигезендә бөтен ил буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларның авыр шартларда хезмәт итеп, илебез иминлеген тәэмин итү өчен үз гомерләрен куркыныч астына куйган батырлык һәм фидакарьлек тарихын киләчәк буыннарга тапшыру өчен чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Һәм Татарстан Республикасы архив хезмәте СВОда катшнашучыларның шәхесләре белән бәйле документларны саклап калу өчен максатчан эш башкара, шуның белән аларның истәлеген мәңгеләштерә.

- СВОда катнашучыларның шәхси документлары архивта даими саклана. Аларны муниципаль архивка махсус хәрби операциядә катнашучы: хәрби хезмәткәр, мобилизацияләнгән, ирекле, хәрби хәбәрче, шулай ук аларның туганнары тапшыра ала. Шәхси фондларга автобиографияләр, хатлар, истәлекләр, характеристикалар, бүләкләүләр турындагы документлар, хәрби операциядә катнашучыларның фотолары тапшырылырга мөмкин, – дип сөйләде ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге башлыгы Лилия Андарова.- Киләчәктә бу документлар зур тарихи әһәмияткә ия булачак, анда катнашучыларның вакыйгалары һәм шәхесләре турында тирәнрәк күзаллау алырга мөмкинлек бирәчәк. Аларның исемнәре Ватан тарихында калырга тиеш. Батырлык һәм каһарманлык, патриотизм һәм һәр солдатның фидакарьлегенә әзерлек безнең хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.

Шәхси фондлардан фондлары булдырылганнарның балалары, оныклары, шулай ук тарихчылар, язучылар һәм журналистлар файдалана алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International