Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында көн саен оператив-профилактик чаралар үткәрелә.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен төгәл үтәү кирәклеген искәртә.
Юл-транспорт һәлакәтләренең статистик мәгълүматларын анализлау шуны күрсәтә: юл – транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе-машина йөртүчеләрнең юл чатында йөрү кагыйдәләрен бозуы: юл чатында йөрү чиратын үтәмәү, җәяүлеләр кичүе кагыйдәләрен бозу, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу.
Сезгә һәм якыннарыгызга тормышны һәм сәламәтлекне сакларга ярдәм итәчәк гади юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерергә кирәк.
Мәсәлән, билгеләнгән тизлек чигеннән югарырак булган һәм юл билгеләрен санга сукмаган шофер, мондый тәртип белән ул тирә-юньдәгеләргә китергән барлык куркынычны аңларга тиеш. Автомобиль куркыныч чыганагы булып тора, шуңа күрә аны идарә итүгә бик игътибарлы һәм җаваплы карарга кирәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, йөртүче җәяүлеләр кичүенә якынлашып, тизлекне киметергә һәм кирәк булганда җәяүлегә юл бирер өчен туктап калырга тиеш. Шул ук вакытта җәяүле машина йөртүчеләрнең аны үткәрергә әзер булуларына ышанмыйча, юлның бер өлешенә дә чыгарга тиеш түгел. Җәяүлеләргә киемнәрдә яктылык кайтаручы элементлар кулланырга кирәк, алар кичке вакытта һәм күрү мөмкинлеге җитмәү шартларында күренеп торырга мөмкинлек бирә.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, уяу һәм игътибарлы булырга киңәш итәбез.
Машина йөртүчеләргә шуны истә тотарга кирәк: аның гамәлләренә тирә-юньдәге юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышы һәм сәламәтлеге бәйле.
Тормышыңны сакла. Аек булмаган шофер турында хәбәр ит: https://t.me/trezvi_bot